Георгий Ибушев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Ибушев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Георгий Ибушев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гүрги Мифодий улы Ибушев

Туу көне

20 сентябрь 1957(1957-09-20) (64 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР, Мамадыш районы , Владимир (Кече Бөрсет)

Эшчәнлек еллары

1977 - х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор-альтино

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Татарстанның халык артисты - 2000РФ атказанган артисты - 2019

Георгий Ибушев (Гүрги Мифодий улы Ибушев, 20 сентябрь 1957(1957-09-20) (64 яшь), Владимир (Кече Бөрсет), Мамадыш райуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — җырчы (тенор-альтино), ТРның халык артисты (2000), РФ атказанган артисты (2019).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Георгий Мифодий улы Ибушев 1957 елның 20 сентябрендә (паспорт буенча 20 октябрь) Татарстан Республикасы Мамадыш районының Владимирово авылында туа. Милләте буенча керәшен-татары[1].

1978 елда Казан дәүләт консерваториясенә әзерлек бүлегенә укырга керә.

1980 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә (М.Ф. Кольцова классы)[2], аннары А. Г. Заһидуллина классында укуын дәвам итә[3].

1985 елдан хәзерге көнгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие солисты булып эшли[4].

Георгий Ибушев сирәк тавыш иясе — тенор-альтино[1]. Үзенең гадәти булмаган тембры, гадилеге һәм ихласлыгы, шулай ук һәр әсәрнең үзенчәлеген нечкә һәм сизгер тоя белүе нәтиҗәсендә Георгий Ибушев тамашачыларны гашыйк иттерде.

Георгий Ибушев репертуарында опера арияләре, романслары һәм чит ил, рус һәм татар композиторлары ( С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Р.Яхин, М. Мозаффаров, Дж. Фәйзи, Э.Бакирова, Ф. Әхмәтова, Р. Еникеева, М. Яруллина һ. б.), шулай ук татар һәм рус халык җырлары.

Георгий Ибушев гастрольләрдә күп йөри. Ул Татарстанның һәм Россиянең (Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Екатеринбург, Ижевск, Чабаксар, Уфа һәм башка), якын һәм ерак чит илләрдә (Казахстан, Төркия, АКШ, Корея һәм башкалар) концертлар белән булды.

Г.Ибушевны югары профессиональлек, үз эшенә сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәте өчен, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, Азат Габбасов, Идеал Ишбуләков кебек бөек татар тенорлары белән бер рәткә куялар.

Шигырьләр яза.

2007 елда " Рәхмәт сиңа, җыр!» шигырьләр китабы чыккан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]