Эчтәлеккә күчү

Георгий Смородин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Смородин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 1 апрель 1905(1905-04-01)
Туу урыны Вереино[d], Сёльское сельское поселение[d], Чусавай районы, Россия
Үлем датасы 17 апрель 1986(1986-04-17) (81 яшь)
Үлем урыны Акмәсҗит, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Һөнәр төре агроном
Эш урыны Башкорт дәүләт аграр университеты
Әлма-матер Пермь дәүләт университеты
Бүләкләр

Смородин Георгий Степанович (1 апрель 1905, Сёльский авыл биләмәсе, Вереино авылы — 17 апрель 1986, Акмәсҗит) — ССРБ галим-агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.

30 дан артык гыйльми эш авторы.[1]

Георгий Степанович Смородин 1905 елның 1 (14) апрелендә Пермь губернасының Вереино авылында туган.

Бөек Ватан сугышында катнашучы, ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

1921-1923 елларда Пермь политехникумының эш бүлегенә укырга керә[2] 1930 елда Пермь дәүләт университетын (авыл хуҗалыгы факультеты) тәмамлый, ә 1941 елда Мәскәүдә Маркс-Энгельс-Ленин институтын тәмамлый (соңрак — Марксизм-ленинизм институты).

Сарытау авыл хуҗалыгы институтында «Агротехническая оценка тракторных плугов на чернозёмах и серых лесных почвах Башкирии» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1958 елда К.А.Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә «Графические свойства черноземов Южного (Башкирского) Предуралья и особенности их обработки» темасына докторлык диссертациясе яклый.[3]

Хезмәт эшчәнлеген 1929-1930 елларда Уралсовхозтрестның «Подовинный» совхозында агроном булып башлый. 1930-1931 елларда Кызыл армия сафында хезмәт итә, артиллерия дивизионы курсанты була.

Демобилизацияләнгәннән соң, 1931-1937 елларда Уфада Башкортстан терлекчелек һәм игенчелек институтында тикшеренүче булып эшли. 1937-1941 елларда — Башкорт кырчылык станциясенең өлкән гыйльми хезмәткәр һәм бүлек мөдире. Бөек Ватан сугышы башлану белән армия сафына алына, 1941 елның июненнән 1942 елның февраленә чаклы Хабаровск краенда 50-нче запастагы артиллерия полкының взвод командиры була. 1942 елдан — Төньяк-Көнбатыш фронтта 48-нче гвардия артиллерия полкының взвод командиры. 1943 елның гыйнварыннан 1945 елның декабренә кадәр — 4-нче Украина һәм 3-нче Балтыйк буе фронтларында 3-нче гвардия укчылар дивизиясенең 22-нче батарея командиры[2]

Сугыш төгәлләнгәннән соң, 1946-1949 елларда Георгий Смородин Башкортстан тәҗрибә станциясе директоры урынбасары һәм бүлек мөдире була. 1949-1950 елларда — Башкорт дәүләт педагогия институтының доценты (хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты). 1950-1965 елларда — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының кафедра мөдире (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты).[4]

Кырымга күчеп, 1965 елдан алып 1970 елга кадәр Кырым авыл хуҗалыгы институтының игенчелек кафедрасы мөдире була; 1970-1971 елларда шул ук институтта гомуми игенчелек кафедрасының профессор-консультанты. 1972 елдан 1974 елга кадәр Г.С. Смородин М.В. Фрунзе исемендәге Симферополь милли университетның (хәзер В.И. Вернадский исемендәге Таврия милли университеты) биология методикасы һәм авыл хуҗалыгы производствосы нигезләре кафедрасы буенча гыйльми-тикшеренү секторының өлкән хезмәткәр-консультанты була; 1974 елдан 1975 елга кадәр шушы ук университетта фәнни-эзләнү секторының ССРБ физик географиясе кафедрасы буенча өлкән тикшеренүче.

Аның җитәкчелегендә фән кандидаты гыйльми дәрәҗәгә дәгъва итеп, ун диссертация яклана.

Георгий Степанович Смородин 1986 елның 17 апрелендә Акмәсҗиттә вафат була.

  • Кызыл Йолдыз ордены, (1944), II дәрәҗә Ватан сугышы (1944) һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (ике тапкыр, 1945 елның апрель һәм май айларында), шулай ук медалләр белән бүләкләнә, алар арасында «Сталинградны обороналаган өчен» һәм «Кенигсберга алган өчен» медалләре бар.
  • «Башкорт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе» (1965) һәм «РСФСР-ның атказанган агрономы» (1977).[1] мактаулы исемнәренә лаек була