Георгий Юньев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий Юньев latin yazuında])
Георгий Юньев
Туган 5 май 1898(1898-05-05)
Вологда, Россия империясе
Үлгән 1989
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галим, университет профессоры
Эш бирүче Научный центр психического здоровья[d], И. П. Павлов ис. РФА физиология институты[d] һәм Биологический факультет БГУ[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Гео́ргий Ю́ньев (1898, Вологда, Вологда губернасы, Россия Империясе - 1989, Минск, Беларус ССР, СССР ) - физиолог, биология фәннәре докторы (1948), профессор (1951).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Георгий Семёнович Юньев 1898 елда Вологдада туган.

Ул башлангыч белемен киңкырлы, тирән белемле әтисе Семён Леонтьевичтан алган.

1915 елда гимназияне алтын медальгә тәмамлый.

Югары белемне В.И.Ильич исемендәге Казан университетында ала. 1929 елда биредә биология факультетын тәмамлый.

1930-1948 - Мәскәү физиология институтында электрофизиологик лаборатория белән җитәкчелек итә.

1934 елда, академик Н.Н. Бурденко тәкъдиме белән Георгий Семенович Мәскәүдәге Югары нейрохирургия институтында нерв-мускул физиология һәм электрофизиология лабораториясен оештыра. 1934 - 1938 елларда бу лабораторияне җитәкли.

1948 елда биология фәннәре докторы дәрәҗәсенә лаек була.

1948-1950 елларда Г.С.Юньев СССР сәламәтлек саклау министрлыгының психиатрия институты һәм Үзәк курортология институты каршындагы лабораторияләр белән җитәкчелек итә.

1951 елда профессор исеменә лаек була.

1950 - 1972 елларда В.И.Ленин исемендәге Беларус дәүләт университетының кеше һәм хайван физиологиясе кафедрасы мөдире. Монда ул шулай ук электрофизиологик лаборатория оештыра.

Георгий Семёнович Юньев 1989 елда вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студентлык елларында Георгий Семенович танылган галим Александр Филиппович Самойлов җитәкчелегендә электрофизиологиядә эшли. Ул студент М.И.Волкова белән бергә «О приложимости закона „всё или ничего“ к наркотизированному сердцу" дигән эш башкарган.

Г.С.Юньевның фәнни тикшеренүләре киңкырлы. Алар электрофизиологик тикшеренү методларын кулланып, үзәк нерв, нерв-мускул һәм йөрәк-кан тамырлары системаларына багышланган. Нейрофизиология өлкәсендә галим чирек гасыр дәвамында үзе җитәкләгән коллектив белән бергә яшенә һәм башка физиологик факторларга бәйле рәвештә үзәк нерв үткәрү тизлеген өйрәнү өстендә эшли. Бу эшнең төп нәтиҗәләре «Скорость распространения возбуждения в центральной нервной системе» дигән монографиядә ясала (Минск, 1963.). Соңгы елларда нейрофизиология буенча тикшеренүләр яңа мәгълүматлар белән тулыландырыла.

Георгий Семенович биш ел дәвамында укучылар һәм студентлар белән гади һәм катлаулы психик реакцияне электрофизиологик өйрәнү өстендә эшли. Г.С. Юньевның фәнни тикшеренүләре эксперименталь эшләр белән генә чикләнми. Ул фәнни-тарихи һәм фәнни-популяр характердагы күп кенә эшләр башкарган. Георгий Семенович укучыларының фәнни эшенә җитәкчелек итә.

Ул 100 дән артык фәнни хезмәт бастырып чыгарган. Аның җитәкчелегендә 17 кандидатлык диссертациясе якланган.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юньев, Георгий Семёнович. Скорость распространения возбуждения в центральной нервной системе / авт. Георгий Семёнович Юньев . — Минск : Изд-во Министерства высш., сред. спец. и проф. образования БССР, 1963 . — 230 с. : ил.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]