Георгий тасмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Георгий тасмасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Георгий тасмасы - Русия империясе байрагының төсләреннән чыккан дип исәпләнә. Икенче караш буенча әлеге төсләр ут һәм дарыны сурәтлиләр.

Георгий тасмасыИзге Георгий орденына, Георгий тәресенә, Георгий медаленә ике төсле (кара һәм сары) тасма.

Рәсәй империясе вакытында рус император гвардиясе диңгезчеләре үз башлыгында (безкозыркада) георгий тасмасын тагып йөртәләр. Шулай ук Георгий байракларының элементы буларак та кулланыла.

2005 елда "Студент җәмгыяте" дигән хакимият яклы оешма һәм "РИА Новости" хәбәр агентлыгы Бөек Ватан сугышының кызыл төсле символларын алыштыру максатыннан "георгий тасмасы чарасын" тәкъдим итәләр. Георгий тасмасының төсләре Бөек Ватан сугышының байракларына катнашы бөтенләй юк, Совет Гаскәренең бар әләмнәре кызыл төстә була, Рейхстаг өстеннән дә кызыл байрак күтәрелә. Ләкин кызыл төс коммунистик идеология белән бәйле дип, "Наши", "Студент җәмгыяте" оешмалары Русия империясе символларының берсе булып торган - георгий тасмасын торгыза башлыйлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанны яулап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һоланд тарихчысы Карл Алярд китабы буенча Бөек Татарстанның ике байрагы: Зилант һәм Кара Ябалак булган.
Мәскәү туграсы

Христиан динендә Изге Георгий яки Георгий Җиңүче бер могҗиза белән мәшһүр. Риваять буенча Бәйрут мәҗүси патшалыгында бер аждаһа бөтен илне һәрдаим җимергән, һәм Георгий шушы аждаһаны үтереп, патша кызын коткарып, Бәйрут патшалыгында христиан динен тарата башлаган.

Идел буе Болгары дәүләтендә бер тугра булып бараҗ (аждаһага охшаш символ) торган, Казан ханлыгында борынгы болгар символы бараҗ Зилантка (Зур Елан сүзеннән чыккан) әйләнгән һәм көнбатыш чыганаклар буенча Зилант (бараҗ) һәм Ябалак татар байракларында сурәтләнә[1]. Урыс чыганакларында да Зилант татар әләмнәрендә булганы белдерелә.

1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң, татарларны көчләп чукындыру чаралары башлана һәм "аждаһаны үтергән Изге Георгий" хакында риваять пропаганда максатыннан киң кулланыла. Алдан урыс сурәтләрендә Георгий нәкъ Зилантны үтерә дип аңлатылса, хәзер бу аңлатма киң кулланылмый. Ләкин Мәскәү Казанны яулап алганнан соң, аждаһаны үтерүче Георгий сурәте Мәскәү туграсы буларак кабул ителә.

Русия империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Георгий тасмасының төсләре нигезендә ясалган Урыс фашист фиркасенең билгесе (Хәрбин шәһәре, 1931 ел)

1769 елда Екатерина II рус-төрек сугышы (1768-1774) вакытында Георгий тасмасы "хезмәт һәм тугрылык өчен" бүләк буларак булдыра: өч кара һәм ике сары полоса.

Георгий тасмасы Русия ватандашлар сугышы чорында Ак хәрәкәттә киң кулланыла. Шулай ук 1931 елда Кытайның Хәрбин шәһәрендә оешкан Урыс фашист фиркасенең бер символы була.

ССРБ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елдан Бөек Ватан сугышында Гвардия тасмасы буларак Дан орденында кулланыла.

XXI гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елдан Украина, Казакъстан һәм Беларусь, ә 2015 елдан Кыргызстан Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме чараларында Георгий тасмасын кулланудан баш тарта, аның урынына милли байракларын куллана башлыйлар[2].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Символ империи" ИСТОРИЧЕСКАЯ ПРАВДА
  • А. В. Висковатов «Описание предметов обмундирования и вооружения российской армии», 1881 г.;
  • Г. С. Габаев «Краткий очерк развития образца русских знамен и штандартов в XIX веке», Петербург, 1911 г.;
  • В. В. Звегинцов «Знамена и штандарты русской армии», Т.2., Париж, 1969 гг.;
  • Karlus Alard "King of Tataria". Published in Russian as early as in 1709.
  • http://naviny.by/rubrics/society/2015/4/28/ic_articles_116_188768/