Германиядә Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Германиядә Һинд дине latin yazuında])

Германиядә Һинд дине белән кызыксыну башланулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Һинд дине белән Германиядә аз санлы сәүдәгәрләр, илчеләр яки гастрономнар кызыксынган. 19-ынчы гасырдан башлап реформаланган Һинд дине тарафдарлары булган. Гегель, Шлегель бертуганнар, Гердер, фон Һумбольдт, Артур Шопенһауэр эшләре нигезендә алман Индологиясе барлыкка килгән, аның вәкилләре булып Макс Мюллер һәм Пауль Дэуссен булганнар. Шопенһауэр Упанишадалар турында шулай әйткән:

Бу, бәлки, бөтен дөньяда иң файдалы һәм мавыктыргыч укудыр; ул минем тормышым юанычы иде һәм үлемемнең юанычы булачак.

Икенче Бөтендөнья Сугышыннан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950-нче еллардан бирле Һиндле Һинд дине тарафдарлары Германиягә күченә башлаганнар. 1970-енче еллардан бирле Шри Ланкадан Тамиллар Германиягә сыену эзләүче качаклар булып Германиягә килә башлаганнар (Аларның күбесе Һинд дине тарафдарлары булган). 2000 елда Германиядә 90 000 Һинд дине тарафдары булган.[1] 2007 елда Берлинда 6000 Һинд дине тарафдары булган.[2] 2009 елда Түбән Саксониядә якынча 5000 Һинд дине тарафдары яшәгән.[3]

REMID статистикасы буенча,[4] 2011 елда Германиядә фараз ителгәнчә 120 000 Һинд дине тарафдары яшәгән булган. Алар арасында якынча 42000-45000 Шри Ланка Тамиллары булган; 35 000 - 40 000 - Һиндле; 7500-дән артыграгы Европа чыгышлы Көнбатыш кешеләре һәм 7 000-10 000 Әфганстан Һинд дине тарфдарлары булган. Беренче Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте гыйбадәтханәсе 1970-енче елда Һамбургта төзелгән булган. Германиядә берничә йөз Бали чыгышлы Һинд дине тарафдарлары яши, аларның төп гыйбадәтханәсе Һамбургта урнашкан.[5][6]

Штуттгарттагы Шри Ситхи Винаягар Ковил гыйбадәтханәсе күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Sri SithiVinayagar Kovil e.V., Lehmfeldstraße 18, 70374 Stuttgart

Һинд диненең сәнгать формалары:Бию[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд диненең асылын ачыклау өчен, мөгаен, төрле форма классик Һинд биюләр белән танышырга кирәк, бигрәк тә Бхаратанатьям, Катак яки Одисси. Бхаратанатьям - мифик бию, аның төрле чагылдыру ысуллары шулай ук Тамил гыйбадәтханәләрендә куллана, аларның ритуаллары күбесенчә Һинд диненә карый. Бхаратанатьям һәм Һинд классик биюнең башка стильләре Германиянең төрле урыннарында өйрәтелә һәм тамашачыларга тәкъдим ителә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Martin Baumann (April 2001). Disputed Space for Beloved Goddesses. Martin Baumann(2001 International Conference at LSE). 24 July 2012 тикшерелгән.
  2. Construction Starts on Berlin's First Hindu Temple (11 February 2007).
  3. A New Hindu Temple for Germany (23 March 2009).
  4. http://remid.de/index.php?text=info_zahlen_grafik
  5. http://balinesehome.blogspot.in/2008/09/first-temple-in-hamburg-germany.html
  6. http://blog.baliwww.com/religion/1751