Герман Ферштатер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Герман Ферштатер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Герман Ферштатер
Туган 29 сентябрь 1933(1933-09-29)
Мәскәү, СССР
Үлгән 17 июнь 2018(2018-06-17) (84 яшь)
Екатеринбург, Россия
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Урал дәүләт тау университеты
Һөнәре галим, университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре кандидаты[d]

Герман Ферштатер (29 сентябрь 1933 ел17 июнь 2018 ел) — ССРБ һәм Русия галиме, геология-минералогия фәннәре докторы, профессор, РФ-ның атказанган фән эшлеклесе (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ферштатер Герман Борисович 1933 елның 29 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә[1] Борис Осипович Ферштатер[2] һәм Лия Еремеевна Шпильт гаиләсендә туа. 1941 елда ата-анасы һәм энесе Иосиф (1938) белән Свердловскийга эвакуацияләнә[3].

1957 елда «инженер-геолог» һөнәре буенча Свердловск тау институтын (хәзер Урал дәүләт тау университеты) тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, геолог-съемщик булып эшли, аннары ССРБ Геология министрлыгының Магнитогорск-күзәтчелек партиясендә баш геолог була (1960 ел). 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Урал филиалының Геология һәм геохимия институты аспирантурасына укырга керә. Шуннан алып бөтен эшчәнлеге шушы институт белән бәйле (хәзер академик А. Н. Заварницкий исемендәге Геология һәм геохимия институты). 1966 елда «Магнитогорск габбро-гранит интрузиясе» монографиясе буенча — кандидатлык, 1972 елда — «Урал гранитоидларының төп формация төрләре петрологиясе» темасына докторлык диссертациясе яклый[4].

1963 елдан — СССР Фәннәр академиясе Урал филиалының Геология һәм геохимия институтының петрология лабораториясендә аспирант, кече, өлкән гыйльми хезмәткәр. 1974-2003 елларда Герман Борисович петрология лабораториясен җитәкли, 2003 елдан шунда ук төп гыйльми хезмәткәр була.

400дән артык хезмәт, шул исәптән 7 монография авторы. Аның хезмәтләре Магнитогорск районының магматик токымнарына һәм тимер рудасына, Джабык-Карагай массивы гранитларына, Сыростан массивы гранитоидларына, Тараташ метаморфик комплексына, шулай ук Илмән таулары магматизмына, Кочкар районы магматизмына, метаморфизмына һәм алтын орудиесенә багышлана. Соңгы дистә елдагы эшчәнлеге чорында Уралның гранитоид магматизмы үзенчәлекләрен билгеләүче төп петрогенетик процесс булып торган күп этаплы надсубдукцион анатексисның генетик моделе эшләнә.

Г. Б. Ферштатер 1969 елдан Русия минералогия җәмгыятенең хокуклы әгъзасы булып тора, Русиянең ведомствоарa петрографик комитетының Урал комитеты петрография советы рәисе, Геология һәм геохимия институтының диссертация советы рәисе урынбасары, шулай ук «Литосфера» журналының баш мөхәррире урынбасары[5] була.

2018 елның 17 июнендә Екатеринбургта вафат була.

Сайланма монографияләре:

    • Магнитогорская габбро-гранитная интрузия. Свердловск: Изд-во ИГ УФАН. 1966. 123 с.
    • Петрология главных интрузивных ассоциаций. М.: Наука. 1987. 263 с.
    • Палеозойский интрузивный магматизм Среднего и Южного Урала. Екатеринбург, УрО РАН, 2013. 365 стр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]