Герман ван дер Мейн
Герман ван дер Мейн (нидерланд телендә: Herman van der Mijn, Англиядә шулай ук Herman Vandermijn, 1684, Амстердам ― 1741, Лондон) — «Һолланд живописенең алтын гасыры» чоры нидерланд рәссамы».
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Герман ван дер Мейн агач остасы Андрис ван дер Мейн (1645—1708) гаиләсендә туган булган. Живописец Эрнст Стуверс өйрәнчеге булган. 1712 елга кадәр туган шәһәре Амстердамда торган һәм яшәгән, аннан соң Антверпенга күчкән. 1713 елда рәссам Дюссельдорфта нигез корган, анда ул 1716 елда үлгән курфюрст Иоганн Вильгельм Пфальцлыда сарай яны живописецы булып хезмәт итә. Яклаучысының үлеменнән соң Герман ван дер Мейн Антверпенга кайткан, аннан ул соңрак Парижга киткән. Биредә ван дер Мейн сәнгатенең яңа зур дәрәҗәле яратучысын таба алган, бу Филипп II де Бурбон, Орлеан герцогы булган. 1721 елда рәссам Англиядә эшләргә чакырыла һәм Лондонга китә. Британиянең башкаласында ван дер Мейн күбесенчә аңа мәшһүрлек китергән кече формат портрет живописе белән шөгыльләнгән эре художество остаханәсенең җитәкчесе булган. Уңышлы булып килеп чыккан карьерасына карамастан, рәссамның финанс хәле еш кына бәла булган. Моның сәбәбе гаиләсе ишле булганы да, аның экстравагант, богема яшәү рәвеше дә булган. Англиядә бурычлар өчен янаган төрмәдән котылыр өчен ван дер Мейн 1736 елда Англиядән Нидерландка качкан. Биредә ул Леуварденда Хет Лоо сараенда Нидерланд штатгальтеры Вильгельм IV Оранлы-Нассау сарай янында рәссам булып эшләгән. 1741 елда Герман ван дер Мейн Англиягә кыска вакытлы сәфәре вакытында үлгән. Герман ван дер Мейн беренче чиратта портретлары өчен ат казанган. Ул шулай ук “чәчәкле” натюрмортлар һәм шулай ук тарихи тукымалар ясаган. Аның өйрәнчекләре арасында рәссам хатын-кыз Якоба Мария ван Никкеленның исемен китерергә кирәк. Ван дер Мейнның биш улыннан һәрберсе шулай ук живописецлар булып киткән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Zimmermann: Herman van der Mijns «Ungleiches Liebespaar». In: Berliner Museen. 1. Jahrgang, Heft 1/2, 1951, S. 12-14.
- George Vertue: Anecdotes Of Painting in England. With some Account of the principal Artists. Band 2, London 1849, S. 677—678.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Анна Ганноверлының Герман ван дер Мейн портреты.
- Чендосның 1-енче герцогы Джеймс Бриджесның портреты
- Хатын-кыз портреты
- Венера һәм Церера
- Кэрью Харви Мильдмай портреты (1733)
- Венера, Юпитер һәм Амур (як. 1712)
- Фамарь
- Вильгельм IV Оранлы-Нассау портреты
Өстәмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Биография.(үле сылтама) на philipmould.com (на английском языке)
- Herman van der Mijn.
Утверждения, не подкреплённые источниками, могут быть поставлены под сомнение и удалены.
