Эчтәлеккә күчү

Һеродот

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һеродот latin yazuında])
(Геродот битеннән юнәлтелде)
Һеродот
бор. грекча Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς
Туган телдә исем Һеродот
Туган Якынча б. э. к. 484 ел
Галикарнас
Үлгән Якынча б. э. к. 425 ел
Афина
Яшәгән урын Галикарнас[d]
Самос[d]
Фурии[d]
Милләт Грек
Ватандашлыгы Галикарнас[d]
Һөнәре тарихчы, сәяхәтче
Ата-ана
  • Ликс (әти)

 [[commons:Category:Herodotus|Һеродот
бор. грекча Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς]]
Викиҗыентыкта

Һеродо́т Галикарнаслы́ (Ἡρόδοτος Ἁλικαρνᾱσσεύς, б. э. к. 484б. э. к. 425) – борынгы грек тарихчысы, беренче тарихи "Тарих" трактаты авторы. Һеродотның китаплары антик мәдәниятны өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Цицерон аны «тарих атасы» дип атаган. Бөек Скифия тарихы буенча эше бик мөһим булып санала.

Һеродотның ватаны Галикарнасс шәһәре, Кече Азия. Б.э.к. 5 б. 50—40нчы елларда Кече Азия, Төньяк-Көнчыгыш Африка, Көньяк-Көнчыгыш Европа буйлап сәяхәт итә. 500—449 елларда грек-фарсы сугышлары турындагы әсәрнең авторы, ул артабан “Тарих” (“История”) дип атала һәм 9 китапка (аларның һәрберсенә муза исеме бирелә) бүленә. Һеродот күп төрле чыганакларга (шәхси күзәтүләре, күреп белүчеләрнең сөйләүләре, риваятьләр һәм легендалар, төрле язма чыганаклар) нигезләнгән хезмәте төрле илләрнең географик урыны, икт. һәм сәяси тормышы үзенчәлекләре, аларна яшәүчеләрнең дине, гореф-гадәте һәм йолалары турындагы мәгълүматләрне үз эченә ала.

Патша Дарий I нең скифлар иленә ясаган явына багышланган 4нче китапта (“Мельпомена”) Рифей (Урал) таулары янында яшәүче үзе агриппейлар, аримасплар, дайлар, иирклар, исседоннар, савроматлар, массагетлар һ.б. дип атаган халыкларның тормышы һәм көнкүреше турында беренче систематик тасвирлама бирә. Һеродот мәгълүматлары иртә тимер гасыр чорындагы Көньяк Урал тарихын өйрәнгәндә киң файдаланыла.

Һеродот Афина шәһәрендә вафат була. Башка мәгълүматләр буенча, Фурия ш., Көньяк Италия.

Һеродотның уйлавы буенча дөнья
  • Дьячан Ф. Н. Геродот и его музы. Ч. 1. — Варшава, 1877. — 237 с.
  • Клингер В. П. Сказочные мотивы в истории Геродота. — Киев, 1903. — 222 с.
  • Лурье С. Я. Геродот. — М.-Л., 1947.

переизд.: М.: URSS, 2009.

  • Доватур А. И. Повествовательный и научный стиль Геродота. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1957. — 201 с. — 2300 экз.
  • Дитмар А. Б. От Скифии до Элефантины. Жизнь и путешествия Геродота. — М.: Географгиз, 1961. — 87 с. — 20.000 экз. (Серия: Замечательные географы и путешественники).
  • Борухович В. Г. Историческая концепция египетского логоса Геродота. // Античный мир и археология. Вып. 1. — Саратов, 1972.
  • Кузнецова Т. И., Миллер Т. А. Античная эпическая историография: Геродот. Тит Ливий. — М.: Наука, 1984. — 213 с. 5300 экз.
  • Суриков И. Е. Геродот. (Серия: Жизнь замечательных людей. Вып. 1374). — М.: Молодая гвардия, 2009. — 408 с. — ISBN 978-5-235-03226-2