Герпес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Герпес latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Герпес (грек ἕρπης — тимрәү) — йогышлы авырулар төркеме; герпес вируслары тудырган сулы күперткеләр калку белән билгеләнгән бер төркем авырулар[1]; үзенчәлекле вируслар тудырган сулы күперткеләр калку белән үзенчәлекле бер төркем тире авырулары[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше герпесы тудыручы — Herpesviridae гаиләсенә караган ДНК‑лы вируслар, кеше организмында гомерлеккә урынлашуга (яшәргә) һәм иммунитет дефициты фонында авыруның төрле формаларын тудыруга сәләтле. Вирусның 8 төре билгеле, кеше өчен барысы да — авыру тудыргыч. Гади (тирене, лайлалы тирәсенә, күз мөгезматдәсен зарарлый) һәм уратма (нерв системасын зарарлый) герпес аерыла. Авыру һава, аралашу яки җенси юл аша йога.

Булышлык иткән сәбәпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иммунитетның түбәнәюе, салкын тию, витаминнар җитмәү, стресс. Еш кына грипп, пневмония һ.б. авырулар фонында барлыкка килә.

Төп симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тире кымырҗу яки әрнү, шешкән иреннәргә, борын яфракларына, авыз куышлыгы һәм җенес әгъзаларының лайлалы катламына үтә күренгән тупланып торган вак күперткеләр чыгу, күперткеләр урынында кутыр барлыкка килү; уратма герпес: баш һәм нервлар юнәлеше буйлап (кабыргалар арасы, ботлар) авырту, лимфа төерләре зураю, тән температурасы күтәрелү, тирегә күперткеләр чыгу.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диагностика өчен флюоресценцияләнүче антитәнчекләр, иммуноферментлы анализ, полимераз чылбырлы реакция ысуллары кулланыла.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медикаментоз (вирусларга каршы, шешүгә каршы, иммуномодульләүче препаратлар), вакцинотерапия, диетотерапия, физиотерапия. Мөмкин өзлегүләр: тиренең һәм эчке әгъзаларның бактериаль инфекцияләре, экзема, йөрәк-кан тамырлары җитешмәүчәнлеге, энцефалит һ.б.

Искәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иммунитетны күтәрү, салкын тиүдән, стресстан саклану һ.б. Башкортстанда өлкән кешеләрнең 80-90% ы гади герпес вирусын йөртә.

Авыруны өйрәнүче галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герпесның дәвалау ысулларын фәнни яктан тикшерү Медицина университетында (Д.Ә.Вәлишин, Д.Х.Хунафина һ.б.), 2‑се Респ. клиник дәваханәсендә ; Ә.Х.Стоянова, Л.А.Сәлихова), Күз авырулары институтында (Р.Ә.Батыршин, И.А.Грипась, М.А.Деребизова, В.Б.Мальханов, Н.Е.Шевчук һ.б.) алып барыла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герпес вирусы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бикбулатов Р.М. Фитопатология экспериментального герпес. Уфа, 1970; шул ук. Герметическая инфекция. М., 1974 (автор.).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М.Т.Азнабаев, 2007)
  2. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В.З.Гумеров, 1981)