Эчтәлеккә күчү

Герхард фон Кюгельген

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Герхард фон Кюгельген latin yazuında])
алман. Gerhard von Kügelgen
Сурәт
Ватандашлык  Пруссия кыйраллыгы[d]
 Россия империясе
Туу датасы 6 февраль 1772(1772-02-06)[1][2][3][…]
Туу урыны Бахарах, Рейн-Наэ[d], Майнц-Бинген[d], Райнланд-Пфальц[4]
Үлем датасы 27 март 1820(1820-03-27)[1][5][2][…] (48 яшь)
Үлем урыны Дрезден, Алман берлеге[d]
Үлем төре һомицид[d][6]
Күмелү урыны Старое католическое кладбище в Дрездене[d]
Кабер сурәте
Ата Franz Anton Kügelgen[d]
Ире яки хатыны Элен Мари Зое фон Мантейфель[d]
Балалар Вильгельм фон Кюгельген, Герхардт фон Кюгельген-мл.[d] һәм Адельхайд фон Кюгельген[d]
Һөнәр төре рәссам, университет профессоры
Эш урыны Дрезденская высшая школа изобразительных искусств[d]
Шәкертләр Луиза Зейдлер[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Әсәрләр җыентыгы Эстонский художественный музей[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Штеделевский художественный институт[d], Баварские государственные собрания картин[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Музей фюрера[d], Старая национальная галерея[d], Гамбургский кунстхалле[d], Kadriorg Art Museum[d] һәм Музей Вальрафа-Рихарца[d]
Жанр тарихи нәкышь[d] һәм портретная живопись[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган digiporta.net/index.php?id=984114693(алм.)
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Gerhard von Kügelgen
 Герхард фон Кюгельген Викиҗыентыкта

Франц Ге́рхард фон Кю́гельген (немец телендә: Franz Gerhard von Kügelgen; 1772 елның 6 феврале, Бахарах1820 елның 27 марты, Дрезден) — портрет эшләре һәм тарихи сюжетларга әсәрләре белән мәшһүр XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы академик юнәлешле немец живописецы. Дрезденда Нәфис сәнгатьләр Академиясе профессоры һәм шулай ук Пруссиянеке дә, Санкт-Петербургта Император сәнгать Академиясенеке дә әгъзасы булган. Зур немец рәссамнар гаиләсе әгъзасы, Кюгельген дворян ыруыннан килеп чыгышлы[7]. Аның игезәк ир туганы, Карл фон Кюгельген, шулай ук рәсем ясаучы һәм живописец булган[8].

Художество гаиләсенең ыру башы Франц Антон Кюгельген (1727—1788) Кёльн суд пулатының киңәшчесе булып хезмәт иткән. Аның ике игезәк улы булган: Герхард һәм Карл.

Герхард фон Кюгельген. 1822. Литография
Г. Ф. Керстинг. Герхард фон Кюгельген остаханәсе. 1811. Киндер тукыма, май. Кунстхалле, Карлсруэ

Ир туганнар 6 февральдә Рейн ярында урнашкан немец шәһәре Бахарахта (Рейнланд-Пфальц җире) туган булган. Боннда мәктәпне тәмамлап, 1790 елда Герхард ир туганы Карл белән Майнадагы-Франкфуртта пейзажист Штюцтан живопись өйрәнергә киткәннәр, аннан соң Кобленцта Януариус Циктан, аннан соң Вюрцбургта. 1791 елда ул Боннга кайткан, анда ул Кёльнның курфюрсты һәм архиепископы Максимилиан Франц Австрияле, архиепископ Фердинанд Август фон Шпигель, граф Фердинанд Эрнст фон Вальдштейн һәм башка шәхесләрнең портретларын башкарган [9]. Аннан соң Герхард ир туганы белән Кёльн курфюрсты-архиепископы Максимилиан Франц Австрияле стипендиясенә Европа илләре буенча белем алу сәфәрен башкарган: аларның ахыргы максаты Рим булган. Башта 1795 елда алар Мюнхен аша Ригага барганнар. Ригада Герхард һәм Карлны Ливониянең балтик-немец дворянствосы сәламләгән, хосусан, Герхард күпсанлы заказлар алган. Ригада аның ике ярым ел эшчәнлеге аның өчен иң продуктив булган: бу период белән илле дүрт портрет һәм ике аллегорик картина даталана[10]. 1798 елда ир туганнар Санкт-Петербургка килгән, император Павел I рәхимлелегенә кергән һәм сарай яны живописецлар титулын алган. Ревельдә, Римда, Санкт-Петербургта һәм Парижда булуыннан соң Герхард фон Кюгельген 1805 елда Дрезденда тора башлаган. Аның шәһәр йортын - Кюгельгенхаусны (Kügelgenhaus) “Ходай алкышы” (Gottessegen) дип атаганнар, ул Дрезденның рәссамнарының иртә романтик хәрәкәтенең рәссамнарының һәм әһелләренең очрашу урыны булган. Хәзер бу йортта Дрезден романтизмы Музее (Museum der Dresdner Romantik) урнашкан. Кюгельген рәссам Каспар Давид Фридрихның остазы һәм дусты булган. Ул заказга портретлар һәм шулай ук сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр, галимнәр һәм сәнгать әһелләре портретларын ясарга дәвам иткән. Алар арасында Каспар Давид Фридрих, Иоганн Вольфганг фон Гёте, Иоганн Готфрид Гердер, Август фон Коцебу, Фридрих Шиллер, Иоганн Готфрид Зойме, Людвиг Уланд, Захария Вернер, Кристоф Мартин Виланд, Карл Симон Моргенштерн һәм күп башкаларның портретлары. Шулай да үтә дини рәссам буларак аның өчен төп булып дини живопись калган[11].

Герхард фон Кюгельгенның тормышы фаҗигале рәвештә тәмамланган булган. В 1820 елда ул Лошвицта студиясеннән кайтканда, Дрезденда талаучы, солдат-дезертир тарафыннан атып үтерелгән булган[12]. Дрезденда иске католик зиратында күмелгән булган[13].

Дрезденда Иске католик зиратында Герхард фон Кюгельген кабере

1800 елда Кюгельген Ливониядә Эйгстфердан өйрәнчекләренең берсе Элен Мари Зоге фон Мантейфельгә өйләнгән булган, ул аның белән 1798 елда Ревельдә танышкан булган [14]. Аларда өч бала булган. Олы улы Вильгельм, Санкт-Петербургта 1802 елда туган булган һәм шулай ук үскәч рәссам-портретист һәм тарихи картиналар остасы булган. 1805 елдан бирле Дрезденда торган, Дрезден художестволар Академияседә укыган, әмма «Карт кешенең балачак хатирәләре» (Jugenderinnerungen eines alten Mannes) мемуарлары белән күбрәк мәшһүр. 1801 елда Петербургта туган олы кыз туганы Мария Вильгельм тууына кадәр күп түгел вакыт элек үлгән булган. Алардан соң Герхард (1806—1884)[9] һәм Адельхайд (1808—1874) барган[15].

1994 елның 3 апрелендә ачылган 11313 Kügelgen астероиды Герхард фон Кюгельген хөрмәтенә аталган булган.

  1. 1,0 1,1 Franz Gerhard von (1772-1820) Kügelgen
  2. 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
  3. Hellermann D. v. Kügelgen, (Franz) Gerhard von // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T048199
  4. Deutsche Nationalbibliothek Record #118567543 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Benezit Dictionary of ArtistsOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  6. https://www-degruyter-com.wikipedialibrary.idm.oclc.org/database/AKL/entry/_00103155/html
  7. Gerhard von Kügelgen.
  8. Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
  9. Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
  10. Friedrich Christian August Hasse. Das Leben Gerhards von Kügelgen. — F. A. Brockhaus, Leipzig 1824. — S. 63-64
  11. Veit-Mario Thiede. In Gottes Namen. Goethe lobte ihn als «Seelenmaler», er porträtierte die Großen seiner Zeit. Doch seine Hingabe galt der religiösen Malerei // Kirche+Leben, 13. Februar 2022. — S. 19
  12. Friedrich Christian August Hasse. Das Leben Gerhards von Kügelgen. — Leipzig: F.A. Brockhaus, 1824. — S. 343
  13. Dresdner Maler ermordet // Bautzener Bote, 3. Mai 2019, abgerufen am 17. Februar 2022 [1]
  14. Калып:BBLD
  15. Adelheid Maria von Kügelgen. Frank Heidermanns, abgerufen am 15. Dezember 2017 [2]