Эстергётланд герцогинясы Эстель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эстергётланд герцогинясы Эстель latin yazuında])
швед. Estelle Silvia Ewa Mary
Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция
Тугандагы исем швед. Estelle Silvia Ewa Mary[1]
Титул принцесса Швеции[d][2][3] һәм герцогиня[d][2][1]
Туу датасы 23 февраль 2012(2012-02-23)[1][2][4] (12 яшь)
Туу урыны Karolinska University Hospital[d], Сольна[d], Швеция[4]
Чукыну датасы 22 май 2012[5][2]
Ата Даниель, герцог Вестергётландский[d][2][1][4]
Ана Виктория, кронпринцесса Швеции[d][2][1][4]
Кардәш Оскар, герцог Сконе[d]
Ыруг Бернадоты[d][2]
Туган тел швед теле
Язма әсәрләр теле швед теле
Һөнәр төре аксөяк, ученик
Титул префиксы Королевское высочество[d][2]
Иҗтимагый сыйныф член королевской семьи[d]
Монограмма
Күз төсе коңгырт-кара[d][6]
Чәч төсе тёмно-русый[d][2]
Спорт төре чаңгы спорты
... хөрмәтенә аталган Сильвия[d], Анна Кристина Ева Вестлинг[d] һәм Мэри[d]
Бүләкләр
орден Серафимов
 Эстергётланд герцогинясы Эстель Викиҗыентыкта

Эстель Сильвия Ева Мэри, Швеция принцессасы, герцогиня Эстергетландская (швед. Estelle Silvia Ewa Mary, prinsessa av Sverige, hertiginna av Östergötland, 2012 елның 23 февралендә Сольна, Стокгольмда туган) — швед тәхете варисы кронпринцесса Викториянең һәм аның ире герцог Даниэль Вестлинг Вестергетландскийның кызы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Принцесса башкаланың Каролинская хастаханәсендә 4:26 сәгатьтә дөньяга килә. Кыз тугач бераздан принцессаның атасы принц Даниэль турыдан-туры хастаханәдә матбугат-конференциясендә яңа туган баланың буе — 51 сантиметр, авырлыгы — 3 кг. 280 г. дип әйтә.

Король сарае коммюникесында корольлекнең риксмаршалы Линдквист Сванте, ана һәм бала үзләрен яхшы тоя, дип игълан итә. Шул ук көндә алар хастаханәдән чыга һәм өйләренә кайта.

Эстельның титулын һәм исемен 24 февральдә министрлар киңәшмәсендә аның бабасы король Карл XVI Густав игълан итә, шуннан соң сарайда рәхмәт гыйбәдәте Te Deum кылалар. Эстель исеме элек Бернадот гаиләсендә бер тапкыр очрый — ул исем белән Бернадот Эстель (кыз фамилиясе — Мэнвилл), билгеле җәмәгать эшмәкәре граф Фольке Бернадотның, хатынын атыйлар.

1980 елдан алып Швецияда гамәлдәге тигез примогенитура законына ярап, яңа туган принцесса, әнисеннән кала, швед тәхетенең дәвамчанлык хокукына икенче булып дәгъва итә, аннан соң аның абыйсы принц Оскар тора. София Ганноверскаяның нәселе буларак, кыз шулай ук өченче йөзлекне биләп, британия тәхетенә варис булып кала.

2012 елның 22 маенда принцесса Эстель Стокгольмдагы Король сарае чиркәвендә чукындырыла. Кызның исем ата-аналары булып әнисе ягыннан бабае Карл-Филипп, атасы ягыннан апасы Анна Вестлинг һәм принц Виллем-Александр Оранский (2013 елдан алып Нидерландлар короле), Даниянең кронпринцессасы Мэри һәм Норвегиянең кронпринцы Хоком була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • H. K. H. Prinsessan Estelle — Biografi (швед.). Sveriges Kungahus. Проверено 18 июля 2013. Архивировать 31 августа 2013 года.