Гибралтарда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гибралтарда ислам latin yazuında])
Гибралтар мәчете

Гибралтарда ислам (ингл. Islam in Gibraltar) — Гибралтар бугазында урнашкан Бөекбритания биләмәсе Гибралтар территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Гибралтар халкының (33 701 кеше) 4,1  % ы (1 150 кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Башка мәгълүматлар буенча, Гибралтар халкының 7 проценты мөселманнар[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гибралтарны гарәпләр 711 елда яулый, шул вакыттан ярымутрау Европада Ислам плацдармы булып торган. Мавр хәрби җитәкчесе Тарик ибн Зыяд(ингл.) хөрмәтенә ярымутрау Җәбәл әл-Тарик (ягъни Тарик тавы, гарәпчә جبل طارق‎‎) дип аталган. Гибралтар атамасы шуннан килеп чыккан, дип санала. Күп гасырларга сузылган Маврлар(рус.) хакимлеге ярымутрау мәдәниятендә сизелерлек эз калдырган.

1462 елда Испания әлеге җирләрне басып ала, ләкин 1704 елда Гибралтарны инглиз гаскәрләре яулап ала. 1713 ел килешүе нигезендә, Гибралтар Бөекбритания кул астындагы җир булып таныла.

1830 елда Гибралтар колония статусын ала. 1967 елның 10 сентябрендә үткәрелгән референдумда Гибралтар ватандашлары Бөекбританиядә калу өчен тавыш биргәннәр.

Гибралтар халкының төп аермаларының берсе — этник төрлелек. Ул Европа һәм Төньяк Африканың төрле милләтләреннән барлыкка килгән. 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бөекбритания буенча 42 миллионга якын кеше (халыкның 72 проценты диярлек) үзләрен христианнар итеп санаган. 1,6 миллионга якын кеше (2,7 процент) үзен мөселман дип атаган[3].

Мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гибралтарда халыкның бер өлешен күптән түгел генә күченгән легаль һәм легаль булмаган мигрантлар — Һиндстан, Пакистан ватандашлары, гарәпләр, кара тәнлеләр тәшкил итә. Дин буенча: католиклар — 70 %, англикан чиркәве тарафдарлары — 8 %, мөселманнар — 4,1 %, яһүд динендәгеләр — 2,1 %, һинд дине тарафдарлары – 1, 79 % (2001[4]. Башка мәгълүматлар буенча, Гибралтар халкының 7 проценты чамасын мөселманнар тәшкил итә[5].

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ибраһим әл-Ибраһим мәчете

Гибралтарның бердәнбер мәчете — Ибраһим әл-Ибраһим мәчете (башка исемнәре: Ике изге мәчетне саклаучының мәчете, Король Габделгазиз Әл-Согуд мәчете) — Согуд Гарәбстаны короле Фәхд ибн Габделгазиз Әл-Согуд(ингл.) бүләк иткән гыйбадәтханә, Европаның иң көньягындагы мәчет, христиан илендәге (мөселмаган булмаган илдәге) иң зур мәчет. 1997 елның 8 августында Согуд Гарәбстаны короле гаиләсеннән дәрәҗәле кунаклар катнашында рәсми рәвештә ачылган. Мәчет эчендә мәктәп, китапханә, лекцияләр залы бар. Тыштан караганда гади кебек тоелса да, мәчет дизайны үзе шактый катлаулы. Аның 985 квадрат метр мәйданлы беренче катында алты сыйныф бүлмәсе, конференц-зал, китапханә, кухня, тәһарәтханә, караучы бүлмәсе, морг, кайбер административ бүлмәләр һәм имам йорты урнашкан. Икенче катта — 480 квадрат метр мәйданлы гыйбадәт залы. Манарасының биеклеге 71 метр[6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]