Гидраденит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гидраденит latin yazuında])
Гидраденит
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Симптомнар ялкынсыну[1]
Генетик бәйләнеш PSENEN[2]
ICD-9-CM 705.83[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C112190[1]

Гидраденит — тир бизләренең стафилококклар китереп чыгарган ялкынсынуы, еш кына тире асты тукымаларында гигиена таләпләрен сакламаганлыктан барлыкка килә. Иң күп тир чыгаручы бизләр култык астында урнашкан. Бу авыру вакытында култык астында бик көчле авыртучан төерләр ясала. Төерләр күп вакытта берничә була һәм әстерхан чикләвеге кадәр булып үсәргә мөмкин. Ялкынсынган инфильтратлар зәңгәр, куе кызыл төстә түгәрәк яки имчәк формасында булып, тиредән бүлтәеп торалар. Процесс алга таба үсеш алса, төерләр үлекли һәм үлек куышлыгы ясала Гомуми халәт бик сизелерлек начарланмаса да, зарарланган яктагы кулны хәрәкәтләндереп булмый — култык астындагы көчле авырту комачаулый. Авыруның башлангыч чорында консерватив (кулны бәйләп кую, антибиотиклар, ультрашәмәхә нурланыш һ.б.) ысул белән ялкынсыну учагын туктатырга тырышалар. Иң әүвәл култык астындагы йоннарны кырып, тирене камфара спирты белән яхшылап чистарталар.

Флюктуация (үлек тулган урындагы тирбәнеш) барлыкка килсә, операция ясап үлекне чыгаралар. Яра бик озак төзәлмичә, рецидив еш булып торса, специфик иммунотерапия (стафилококк вакцинасы, анатоксин, стафилококк антифагы), гамма-глобулин, гомуми чыныктыра торган дәва кулланыла. Авырудан профилактика — гигиена таләпләрен үтәү, артык тирләүчәнлекне киметү.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]