Гилгәмеш дастаны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гилгәмеш дастаны latin yazuında])
«Гилгәмеш дастаны», яки «Барысын күргән турында»
ак. ša nagba imuru


Дастанның бер җәдвәле. Британия музее

Жанр:

дастан

Оригинал теле:

аккад

Чыгарылыш:

б.э.к. XVIII- XVII гасырлар

Гилгәмеш дастаны, яки «Барысын күргән турында» (ак. ša nagba imuru, рус. «Эпос о Гильгамеше» («О всё видавшем»)) — дөньяның безнең көннәргә кадәр сакланып калган иң борынгы әдәби әсәрләренең берсе. Ташка чокып язу ысулы белән башкарылган иң зур әсәр, Борынгы Көнчыгыш (Шумер) әдәбияты истәлеге, шумер легендалары җыентыгы, соңрак аккад теленә дә тәрҗемә ителгән. Гилгәмеш турында дастан язылган җәдвәлләр (табличкалар) Ашшурбанипал патшаның китапханәсендә (ru) табыла. Әлеге дастанда Урук шәһәренең (Евфрат елгасының түбәнге агымында) легендар патшасы Гилгәмеш, аның дусты (вариант: хезмәтчесе) Энкиду һәм үлемсезлек серен эзләү турында бәян ителә. Туфанның (бөтен дөньяны су басу) бердәнбер шаһиты булган Ут-напиштиның дастанда сөйләнгән тарихы Тәүраттагы (Библия) Нух көймәсе тарихын кабатлый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атама тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гилгәмеш — шумер һәм аккад мифоэпик каһарманы. Гилгәмеш — аккад исеме, шумер варианты Билгә-мес(ш) («Борынгы баба-каһарман» мәгънәсендә) булган. Төрле илләрдәге галимнәрнең тикшеренүләре нәтиҗәсендә һәм дастанның соңгы елларда басылып чыккан текстлары буенча фикер йөрткәндә, Гилгәмешне чынбарлыкта яшәгән-булган тарихи шәхес дип санарга тулы нигез бар. Ул — Борынгы Шумерның Урук шәһәрендә хакимлек иткән I династиянең 5нче хакиме була (б.э.к. XXVII гасыр ахыры — б.э.к. XXVI гасырның башы). Вафатыннан соң, Гилгәмеш ватандашлары тарафыннан изгеләштерелгән: аның исеме, илаһи затка бирелә (тагыла) торган детерминативлар (аерымлык шартлы билгеләре) кушылып, Фара текстларында (б.э.к. XXVI гасыр) очрый башлый. Ур шәһәренең III династиясе «падишаһлары исемлеге»ндә Гилгәмеш мифик каһарман буларак күрсәтелә: аның гомер озынлыгы 126 яшькә җитә, аның әтисе — демон (лила) итеп күрсәтелә. Эпик текстларда Гилгәмеш Урук идарәчесе Лугальбанда һәм алиһә Нинсун баласы итеп күрсәтелә (тарихи яктан, Гилгәмеш берәр идарәче һәм дини йолалар вакытында алиһә ролен башкарган жрица улы булуы мөмкин). Б.э.к. XX гасырдан башлап, Гилгәмеш теге дөньядагы казый итеп, халыкны демоннардан яклаучы буларак сурәтләнә башлый. Рәсми культларда Гилгәмеш артык әһәмиятле урын биләми (алай да Ур шәһәренең III династиясен нигезләүче Ур-Намму кабиләсе шәҗәрәсе башына Гилгәмешне куя).

Гилгәмеш турында шумер җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ташка чокып язылган җәдвәл
Борынгы Месопотамия шәһәрләре

Гилгәмешкә багышланган 5 шумер тарихи дастаны (җыры) сакланып калган:

  1. «Гилгәмеш һәм Ага» — Гилгәмешнең Шумер дәүләтенең төньяк шәһәрләренең Киш (Ага Киш) җитәкчелегендәге берлеген җиңүе турында.
  2. «Гилгәмеш һәм Үлемсезләр тавы» — Гилгәмешнең «данлы исем» алу өчен тауларга кедр агачы алу өчен баруы, анда кедрларны саклаучы дәһшәтле җан иясе Хувава (Хумбаба) белән көрәшеп, аны җиңүе; Хуваваны үтергән өчен Энлил аллаһның Гилгәмешкә нәфрәтләнүе турында.
  3. «Гилгәмеш һәм Күк үгезе» — Гилгәмешнең Инанна (вариант: Иштар) алиһә тарафыннан Урук шәһәренә җибәрелгән дәһшәтле җан иясе булган күк үгезен җиңүе турында (текст начар хәлдә сакланган).
  4. «Гилгәмеш, Энкиду һәм җир асты дөньясы» — Инанна алиһә үтенече буенча, Гилгәмеш алиһәнең бакчада утырткан искиткеч матур хулуппу агачына оялаган коточкыч зур Анзуд кошын һәм тылсым көченә ия еланны үтерә. Әлеге агачның тамырларыннан Гилгәмеш пукку һәм мукку (барабан һәм барабан таякчыклары) ясый. Пукку һәм мукку, җир убылып, җир асты дөньясына төшеп китә. Энкиду аларны алып менәргә дип, җир астына төшә, ләкин Гилгәмешнең кисәтүләрен үтәмәве сәбәпле, мәңгелеккә җир асты дөньясында кала. Гилгәмеш Энкидуның рухы (өрәге) белән сөйләшүгә ирешә. Энкидуның рухы аңа җир асты дөньясындагы караңгы һәм өметсез тормыш турында бәян итә.
  5. «Гилгәмеш җир асты патшалыгында» (яки «Гилгәмешнең үлеме») — Гилгәмеш җир асты идарәчесе — Эрешкигаль патшабикәгә бүләкләр алып килә.

Гилгәмеш турында аккад дастаны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Месопотамия картасы

Аккад варианты шумер җырларына караганда яхшырак сакланган һәм шулай ук яхшырак өйрәнелгән. Зур эпик поэманың 3 версиясе сакланып калган (иң борынгы версия б.э.к. XX гасырның 1нче чирегенә карый, ләкин галимнәр әлеге версия б.э.к. XXX гасырның соңгы чирегендә язып алынган, дигән фикер әйтә; Урук шәһәре багучысы Синликеунниннидан язып алынган иң тулы версия («Барысын күргән турында» поэма) б.э.к. VII-VI гасыр язмаларында сакланып калган һәм борынгы көнчыгыш шигъриятенең иң күренекле әсәрләренә керә. Поэма 12 җыр-җәдвәлне эченә ала, соңгы җәдвәл «Гилгәмеш, Энкиду һәм җир асты дөньясы» җырының 2нче кисәгенең шумер теленнән тәрҗемәсе булып тора һәм поэманың композициясе белән бөтенләй бәйләнмәгән. Илаһи һәм адәми затларның үтенече буенча, буйсынмас холыклы Гилгәмешкә каршы тору өчен, Аруру алиһә кыргый кеше Энкидуны барлыкка китерә. Ул далада яши һәм үзен нинди максатта барлыкка китергәннәрен белми. Гилгәмеш үзенең дусты барлыкка киләчәге турында төш күрә. Урук шәһәренә далада кыргый җәнлекләрне яклаучы һәм аларны ауларга ирек бирмәүче куәтле ир барлыкка килү турында хәбәр килеп җитә. Гилгәмеш далага Шамхат исемле фахишәне (en) җибәрә, чөнки ул, фахишә Энкидуны үзенә карата алса, кыргый җәнлекләр Энкидуны ташлап китәчәкләр дип уйлый. Шулай килеп чыга да. Соңрак Гилгәмеш белән Энкиду далада очрашып, көрәшәләр. Көрәштә бер як та җиңмәгәч, алар дусларга әйләнә. Гилгәмеш белән Энкиду бергәләп берничә каһарманлык-батырлык эшли (тау кедрларын саклаучы Хумбаба белән көрәшү, Гилгәмеш аның мәхәббәтен кире каккан өчен, Иштар алиһә тарафыннан Укук шәһәренә җибәрелгән дәһшәтле күк үгезе белән көрәшү һ.б.ш.). Аллалар теләге буенча, Энкиду үлә (Гилгәмеш урынына булуы да мөмкин). Дустының үлеме турында ишеткәч, Гилгәмеш чүлгә чыгып китә. Ул дустын сагына һәм, беренче мәртәбә, үзенең дә үләргә мөмкин икәнен аңлый. Кояш алласы Шамашның җир асты юлы буйлап, ул тереклек дөньясын ураган таулар тезмәсен үтә, тылсымлы бакчага керә, үлемсезлеккә ирешкән бердәнбер кеше Ут-напишти яшәүче утрауга үле су аркылы йөзеп чыга. Гилгәмешнең Ут-напиштидан үлемсезлеккә ирешү юлын беләсе килә. Ут-напишти аңа Туфанның (бөтен дөньяны су басу) шаһиты булуы, аллалар шурасы тарафыннан мәңге яшәү мөмкинлеге (үлемсезлек) алуы турында сөйли. Аллалар шурасының башка беркайчан да җыелмаячагы турында кисәтә. Ут-напишти, Гилгәмешне кызганган хатыны үтенече буенча, Гилгәмешкә мәңге яшь калдыра торган чәчәк серен ача. Зур авырлык белән Гилгәмеш әлеге чәчәкне таба, ләкин чәчәкне куллана алмыйча кала. Ул, чишенеп, елгада су коенган арада, чәчәкне елан алып китә һәм, тиресен ташлап, яшәрергә өлгерә. Гилгәмеш Урук шәһәренә кайтып китә. Шәһәр тирәли төзелгән диварны күреп, сөенә.

Поэманың лейтмотивы — гади кешеләрнең аллалардан ераклыгына, үлемсезлек эзләүнең буш хыял булуына басым ясау. Дастан ахырында кеше өчен үлемсезлекнең бердәнбер төре — исән вакытта башкарган данлы эшләре турында истәлекләр калдыру юлы гына булу ассызыклана.

Гилгәмеш образы сәнгатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гилгәмешнең эпик образы б.э.к. XXIV-XXII гасырлар аккад сәнгатендә, бигрәк тә глиптика сәнгатендә (кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташларны чокып бизәк төшерү) кулланылыш таба. Гилгәмеш һәм Энкидуның скульптуралары Ассирия патшасы Саргон II нең (б.э.к. VIII гасыр) сараена керү юлын саклыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 7 (Гер-Гри). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-337-8

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Эпос о Гильгамеше» («О всё видавшем»). Перевод с аккадского И. М. Дьяконова. М.; Л., 1961.
  2. Ansient Near Estern texts relating to the Old Testament / Ed. J. B. Pritchard. Princeton, 1969.
  3. Поэзия и проза древнего Востока. М., 1973.
  4. Афанасьева В. К. Гильгамеш и Энкиду. Эпические образы в искусстве. М., 1979.
  5. Das Gilgamesch-Epos / Hrsg. A. Schott, W. von Soden. Stuttg., 1994.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]