Гильотина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гильотина latin yazuında])
Алман төре гильотина, Баден.
Доктор Гильотен портреты.

Гильотина (гильятин[1], фр. guillotine) — хөкем ителгән кешенең башын кисү өчен махсус җайланма.

1792 елда Франциядә, Бөек Француз революциясе вакытында врач Җозеф Гильотен тәкъдиме белән кертелә. Кешене гильотина кулланып үтерү гильотиналау дип атала. Җозеф Гильотеннең да үзе тәкъдим иткән гильотинада башы киселә дигән фикер дөрес түгел, ул 1814 елда үз үлеме белән үлә.

Антуан Лавуазьены исә гильотинада һәлак итәләр.

Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында 1944нче елның 25 нче августында Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Имлә сүзлеге, 1929