Гипергидратация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гипергидратация latin yazuında])

Кеше организмы түбәндәге очракларда күп сыеклык эчүне таләп итә: агуланганда, зур араларны самолетта очканда, бик кызу көннәрдә сыеклык балансын тигезләү өчен, бөер ташы авыруыннан интеккәндә, спорт белән интенсив шөгыльләнгәндә, сидек чыгару юлларында инфекция булганда, кискен инфекцион авырулар вакытында.

Көненә 2 литрдан да ким су эчмәскә дигән раслауны табиблар да, дието­ логлар да искәртми. Ә менә бу кадәр суны эчәргә ярамый дигән фикерне һәм аның нәрсәгә китерүе билгеле. Чөнки бик күп чиста су эчкәч үлеп китү очраклары күзәтелә. Бу очракта үлем сәбәбе — су белән агулану, икенче төрле әйткәндә, табиблар моны артык су эчү авыруы дип йөртә.

Бу авыру нидән барлыкка килә соң? Су эчеп авырып китү кирәгеннән артык сыеклык эчкәннән килеп чыга. Артык сыеклыкны бөерләр чыгарып бетерергә җитешми һәм сыеклык башка органнарга кереп, алар бүртенә башлый. Таякның авыр башы баш миенә туры килә, чөнки ул сөяк тарт­ масына урнашкан. Шуның өчен аның күзәнәкләренең бүртенүе көзән җыеруга, комага, сулыш тукталуга, нәтиҗәдә, үлемгә китерергә мөмкин.

Бәхеткә каршы, су белән агулану авыруы, аннан үлү очраклары — сирәк күренеш. Сәламәт организм бөерләр аркылы сәгатенә 800-1000 мл су уздыра ала. Тик артык су авыруы симптомнары спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, дискотекага, төнге клубларга еш йөрүчеләрдә, диета саклап, ашыйсы килү тойгысын су эчеп басучы хатын-кызлар арасында шактый еш күзәтелә.

Шулай ук авыру куркынычы янаганнар группасына наркоманнар керә.

Наркотиклар эчәсе килү тойгысын көчәйтәләр һәм наркоманнар арасында «критик доза»ны сизеп бетермичә, 1 сәгатькә 2 литрдан артык сыеклык эчүчеләр бар. Нәтиҗәсе күп вакытта үлемгә китерә.

Тормышка зыян китерми генә, күпме сыеклык эчәргә ярый соң? Тикше­ рүләр уздырганнан соң, һәр кабул ителә торган 1 мең килокалориягә 1 литрга якын су эчәргә ярый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзерге заманда кешеләрнең ашау рационы 2 мең ккал гә «тарта». Кеше 1 литрга якын суны аш, ризык, яшелчә-җимешләр белән ала, чөнки алар 90 % судан тора. Хәтта икмәктә дә 40 % сыеклык бар. Үзеңә өстәмә 2 литр су салу — организмга кыенлык тудыру дигән сүз. Артык сыеклык йөрәккә киеренке йөкләнеш бирә, тукымалардагы аксым күзәнәкләренең җимерелүенә китерә, тәннән тир бүленеп чыгуны көчәйтә. Бик күп су эчү ашказаны согын сыеклата — ул ашказаны-эчәклек инфекцияләренә каршы тора алмый башлый. 1,5 литрдан артык суны бик кызу көннәрдә, зур физик йөкләнешләр вакытында гына эчәргә ярый. Кан басымы күтәренке булган, йөрәк-кан тамырлары, бөер авырулары белән интеккән кешеләргә эчә торган су күләмен киметү яхшы. Су эчкәннән соң кеше үзен яхшы хис итәргә тиеш.