Гипертония

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гипертония latin yazuında])
Гипертония
Сурәт
Саклык белгечлеге семейная медицина[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Вальсартан[d][1][2], cyclothiazide[d][1], benazepril[d][1][2], Фуросемид[d][1][2], Надолол[d][1], Карведилол[d][1][2], Гидрохлоротиазид[d][1][2], Фозиноприл[d][1][2], Нифедипин[d][1][2], Спиронолактон[d][1][2], Бисопролол[d][1], terazosin[d][1][2], Празозин[d][1][2], Верапамил[d][1][2], миноксидил[d][1][2], hydroflumethiazide[d][1], penbutolol[d][1], клонидин[d][1][2], гидралазин[d][1][2], Индапамид[d][1][2], Амлодипин[d][1][2], Рамиприл[d][1][2], Гуанетидин[d][1], Пропранолол[d][1][2], Дилтиазем[d][1][2], Лизиноприл[d][1], Этакриновая кислота[d][1], carteolol[d][1], trandolapril[d][1][2], methyclothiazide[d][1], Позикор[d][1], фентоламин[d][1], irbesartan[d][1][2], benzthiazide[d][1], Буметанид[d][1], Атенолол[d][1][2], metolazone[d][1], bendroflumethiazide[d][1], Пиндолол[d][1], triamterene[d][1], esmolol[d][1], guanadrel[d][1], Периндоприл[d][1][2], trichlormethiazide[d][1], bepridil[d][1], mecamylamine[d][1], amiloride[d][1], Лабеталол[d][1][2], nicardipine[d][1][2], isradipine[d][1], quinapril[d][1][2], phenoxybenzamine[d][1], behicar[d][1][2], дезерпидин[d][1], Метилдопа[d][1][2], felodipine[d][1][2], Доксазозин[d][1][2], Тимолол[d][1], polythiazide[d][1], Кандесартан[d][1][2], Эналаприл[d][1], chlorothiazide[d][1], quinethazone[d][1], ацебутолол[d][1], Резерпин[d][1], гуанфацин[d][1], Бетаксолол[d][1], Метопролол[d][1][2], Моэксиприл[d][1], nisoldipine[d][1], guanabenz[d][1], Лозартан[d][1][2], Хлорталидон[d][1][2], eprosartan[d][1], Каптоприл[d][1][2], telmisartan[d][1][2], clonidine hydrochloride[d][1], Кофермент Q[d][1], carteolol hydrochloride[d][1], torasemide[d][1], ethacrynate sodium[d][1], hydrochlorothiazide / spironolactone[d][2], atenolol/chlorthalidone[d][2], hydrochlorothiazide / triamterene[d][2], Hydrochlorothiazide / Lisinopril[d][2], candesartan / hydrochlorothiazide[d][2], dabigatran etexilate[d][2], hydrochlorothiazide / valsartan[d][2], eplerenone[d][2], aliskiren[d][2], ezetimibe / simvastatin[d][2], hydrochlorothiazide / losartan[d][2], bisoprolol / hydrochlorothiazide[d][2], amlodipine/benazepril[d][2], amlodipine / atorvastatin[d][2], ривароксабан[d][2], lisinopril dihydrate[d][2], небиволол[d][2], amlodipine/valsartan[d][2], telmisartan/hydrochlorothiazide[d][2], irbesartan / hydrochlorothiazide[d][2], LCZ696[d][2] һәм enalapril / hydrochlorothiazide[d][2]
Генетик бәйләнеш LRRC7[3], MYO1D[4], PAX5[5], HFE[d][6], PLCE1[d][7], MOV10[8], SLC39A8[9], UMOD[d][10], MSRA[11], CACNB2[d][12] һәм ATP2B1[d][13]
Моның каршысы Артериальная гипотензия[d]
Возможные медицинские заключения aortic ejection sound[d] һәм abnormal fourth heart sound[d]
ICD-9-CM 997.91[14][15] һәм 401-405.99[14][15]
ICPC 2 идентификаторы K86
NCI Thesaurus идентификаторы C3117[14] һәм C3117[15]
Commons-logo.svg Гипертония Викиҗыентыкта

Гипертония, яки эссенциаль артериаль гипертензия (кан басымы күтәрелү) – артык артериаль басым (АБ) һәм кан тамырларының тонусы бозылуы белән билгеләнгән йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруы. АБ кимәленә, хәвеф факторлары булуына, авыру тууга сәбәпче булган кайсы бер әгъзаларның зарарлануына бәйле 1-нче, 2-нче һәм 3-нче дәрәҗә һәм стадияләргә аерып йөртәләр. Кан басымының түбән төшүе гипотония дип атала.

Гипертония авыруы үсешенә нәселдән килгән бирешү, стресс, гиподинамия, дислипидемия, симерү, тәмәке тарту һ.б. булышлык итә. Төп симптомнары: АБ терекөмеш баганасыннан 140/90 мм югарырак, баш һәм йөрәк тапкырында авырту, баш әйләнү, озак вакыт симптомсыз булуы ихтимал. Диагностикасы инструменталь, клиник һәм лаборатор тикшеренүләр мәгълүматларына нигезләнә. Даралар кулланып, диетотерапия, физиотерапия һ.б. Ихтимал булган өзлегүләр: инсульт, йөрәкнең ишемия авыруы, хроник йөрәк һәм бөер җитешмәүчәнлеге һәм башкалар.

Профилактика: диспансерлаштыру, хәвеф факторларын төзәтү һәм башкалар.

Гипертония еш кына идиопатияле (эссенциаль) һәм сирәк бөер патологиясе яки метаболизм какшаулары өчен икенчел була.

1.    Гомернең 5-6 дистәсендә билгеләнә.

2.     Билгеләре. АБ 140/90 мм тк. бг. югарырак.

3.     Өзлегүләр

•     Карынчыклар гипертрофиясе, алга таба йөрәк җитешсезлегенә китерә.

•     Атеросклерозның югары куркынычлыгы ЙИЧ һәм инсультларга китерә, аеруча гипертонияле ретинопатия белән авыруларда.

•     Бөер чирләре.

4.     Дәвалау. Тормыш тәртибен үзгәртү (физик эшчәнлек, тән авырлыгын киметү, тоз һәм алкоголь кулланышын киметү) һәм дарулар (диуретиклар, В-блокаторлар, кальций каналлары блокаторлары, АӘФ ингибиторлары, ангиотензин II рецепторы антагонистлары һәм а-адренорецепторлар блокаторлары).

5.     Офтальмологик күренешләре

а) еш: челтәркатлау тамырлары атеросклерозы һәм челтәркатлау веналары тармакларының томалануы;

б) еш булмаган: ретинопатия, челтәркатлау артерияләре томалану һәм микроаневризмалар, алгы ишемияле нейропатия, хориоидея инфарктлары һәм хәрәкәт нервлары парезы;

в)  сирәк: соңлаган стадияләрдә һәм эклампсиядә челтәркатлауның экссудатив кубарылуы була.

А.Л.Мясников исемендәге фәнни тикшерү институты (Россия сәламәтлек саклау министрлыгының кардиология үзәге) белгечләренең фикеренчә, гипертония авыруның төп мәкерлеге шунда — бик күп кешеләр аның бар­ длыгын сизмичә, авыру ныклап тамыр җәйгәннән соң гына, табибларга : мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар.

Зурларның кан басымы терекөмеш баганасының 120/80 мл нан артык яки түбән булса, баш мие, йөрәк, бөерләр, күзләрнең челтәр катлавы зарарлана башларга мөмкин. Вакытында чарасын күрмәсәң, югары кан басымы гипертоник кризга, йөрәкнең миокард инфарктына, инсультка (баш мие кан әйләнешенең бик нык бозылуы) китерергә мөмкинлеге күпләргә билгеле.

Кан басымының югары булуына кайбер эчке органнарның авырулары китерергә мөмкин. Бу вакытта гипертония авыруы икенчел гипертония дип йөртелә. Еш кына бөер авырулары гипертония сәбәпчесе була. Гормональ баланс бозылганда, эндокрин гипертония дип аталган кан басымы авыруы барлыкка килә. Россиядә югары кан басымы кешеләрне үлемгә китерүче төп сәбәп булып исәпләнә. Безнең илдә, авырудан үлүчеләрнең алтмыш проценты, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан вафат була, ә бу авыруларның асыл сәбәбе — гипертония авыруы. Кешеләр үзләренең кан басымын белеп торса, 30 % очракта яңа инфарктлар, инсультлардан котылырга мөмкин булыр иде.

Күп вакыт 20-30 яшьтәге кешеләр, йөрәк-кан тамырлары, кан әйләнеше авыруларын картларга гына хас дип исәпли, ә күз алларында очып йөргән «вак чебеннәр»не, чылбырларны гипертония авыруының башлангыч чоры дип уйлап та карамый.

Кемнәргә куркыныч яный һәм аларга ни эшләргә кирәк?

АЗ ХӘРӘКӘТЛӘНСӘГЕЗ

Без, гадәттә, күп дигәндә 4-5 мең адым араны җәяү йөрибез. Гипертония авыруын булдырмыйча, сәламәтлекне кирәкле дәрәҗәдә тотар өчен, көненә 10-12 мең адым ясарга кирәк. Хәрәкәтләнү аз булганда, организмда кан йөреше сүлпәнләнә һәм күзәнәкләрнең яшәве, үсүе өчен кирәкле матдәләр вакытында килеп җитә алмыйлар. Нишләргә? Мондый хәлне булдырмас өчен, көн саен 30-40 минут җәяү йөрергә, атнасына ким дигәндә 5 тапкыр спорт йөреше белән булса да шөгыльләнергә кирәк, ләкин бу вакытта пульс бик артырга тиеш түгел. Гадәттә, пульсыгыз минутка 80 тапкыр булса, спорт адымнары белән , йөргәндә, аның 130-140 тан артып китмәве яхшы. Әгәр дә тыныгыз бетә | башласа, йөрү темпыгызны киметегез. Тыныгыз кысылу башкарган күнегүегезнең күләме, тизлеге сезнең өчен артык дигәнне аңлата. Аз хәрәкәтләнү күп очракта шәһәр кешеләренә хас. Алар өчен атнага 2 тапкыр берәр сәгать бассейнда йөзү, велосипедта йөрү, гимнастика ясау 1 тагын да яхшырак. 1 БИЛЕГЕЗ БУЛМАСА

Ирләрнең бил әйләнеше 102 см дан, ә хатын-кызларныкы 88 см дан артып китсә, йөрәк белән проблемалар ешая. Мондый бил корсак тирәсе симерүне, эчке органнарга май салынуны күрсәтә. Бу, үз чиратында, йөрәк өчен артык йөк булып тора. Бик күп вакытта мондый кешеләрнең кан басымы югары була. Нишләргә? Авырлыгыгызны үлчәп торыгыз. Кеше яшәү дәверендә үзенең 25 яшь вакытындагы авырлыгын саклап кала алса, нәтиҗәсе яхшы дип | исәпләнә (әлбәттә, ул чорда бик ябык йә бик симез булмаса).

ДӨРЕС ТУКЛАНМАСАГЫЗ

Аш өстәлегездә яшелчәләр, җимешләр сирәк булып, шул ук вакытта какланган казылык, симез итләр, майлы ашамлыкларны еш ашасагыз, аш тозын яратсагыз, бу — гипертония авыруына китерүче тагын бер фактор булып торыр. Нишләргә ? Көненә 400 г яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, шуларның өчтән бер өлеше чи килеш булырга тиеш. Терлек мае урынына, үсемлек маен кулланырга кирәк. Ашау рационына күбрәк бөтен орлыклардан әзерләнгән ризыклар, балык, симез булмаган итләр, кузаклылар, түбән майчылыктагы 1 сөт продуктлары керсә яхшырак. Ашамлыкларны әзерләгәндә, майларны киметә торган ысуллар кулланырга кирәк: парда пешерү, пешереп кызартып алу, ачык утта кыздырып алу.

ТЫНЫЧЛЫК БУЛМАСА

Тынычлык булмаганда, стресс вакытында йөрәк тибеше көчәя, кан басымы күтәрелә. Мондый вакытта организмга бүленеп чыккан табигый гормоннар хәлдән килгәнчә йөгерүне, дошман белән көрәшүне күз алдында тота. Ә безгә болар кирәкми, без ул реакциягә чыгып китәргә, тиешле юнә­ лештә сарыф ителергә ирек бирмибез һәм бу, үз чиратында, сәламәтлек өчен куркыныч тудыра.

Нишләргә? Киеренкелекне йомшартыр өчен, физик эшләр башкару, йөге­ реп килү комачауламый. Танышларыңа социаль булышлык күрсәтү, дуслар белән сөйләшү, хобби, секцияләргә йөрү, хайваннар белән аралашулар да ярдәм итә.

НӘСЕЛДӘ АВЫРУЛАР БУЛСА

Начар нәселдәнлек, нәселегездә гипертония белән авыручылар булу, аларның бу сәбәпле иртә (60-70 яшьтә) йөрәк-кан тамырлары авыру­ ларыннан үлеп китүләре, балалык елларында, яшүсмерлек чорында ва­ кытлыча кан басымыгызның күтәрелгән очраклары сезне сагайтырга тиеш.

Профилактика медицинасы буенча ДФТҮ (дәүләт фәнни-тикшеренү үзәге) тикшерүләре күрсәткәнчә, яшүсмернең кан басымында үзгәрешләр булган икән, 30 яшьләрдән соң аңарда гипертония авыруы барлыкка килүе мөмкин дип санала.

Нишләргә? Ким дигәндә елга ике тапкыр, авырмаган вакытта, травма

булмаганда, бик авыр эшләр башкармаганда, кан басымыгызны үлчәргә кирәк. Бу эш 30 яшьтән соң һәр кешенең гадәтенә кереп китәргә тиеш.

ТӘМӘКЕ ТАРТСАГЫЗ...

Сез тәмәке тартсагыз, тәмәке тартканда кан тамырлары кискен рәвештә кысылалар. Аннан башка тәмәке төтененең составындагы кайбер матдәләр, кан тамырларының эчке катлавын җимерә һәм ул урыннарга холестерин утыра. Нәтиҗәдә атеросклерозның яссы төерләре ясала. Мондый кан тамырларының тишеме тарайгач, канны йөртү өчен, югары басым ясау таләп ителә, ә йөрәккә артык көч куярга туры килә.

Нишләргә? Кешеләр тәмәке тартмаса, вакытыннан алда үлүчеләр саны якынча 30 % ка кимер иде. Тәмәке тартуны ташлый алмаган кешеләргә, тартуларын киметергә тырышырга кирәк. Тәмәкене иртән тартмау бераз уңай нәтиҗә бирә.

Югарыда күрсәтеп киткән факторлар барысы да гипертония авыруына китерә, ләкин аларны аерым-аерым караганда бик куркыныч кебек кү­ ренми. Сезнең 5-6 кг авырлыгыгыз артык булырга мөмкин, тәмәке дә тарт­ калыйсыздыр, нәселегездә берәр апагызның гипертоник кризы булгандыр...

Тик шуны әйтеп китми ярамый: мәсьәлә шартларның күпме булуында һәм ничә факторның берьюлы булуына кагыла. 3 факторның бергә булуы, гипертония авыруының барлыкка килүен 16 тапкырга арттыра, ә Россия кешеләренең 45 % ында ул өч фактор берьюлы күзәтелә.

Әгәр дә сездә гипертониягә китерердәй 2-3 фактор күзәтелсә, дәвалану чараларын күрергә кирәк. Табиблар билгеләсә, дарулар кабул итә башларга ярый, моның белән сез үзегезне гипертония авыруының катлаулануыннан (инфаркт, инсульт) саклап кала алырсыз.

Күп кешеләр кан басымы югары булудан интегә. Гипертония авыруы шактый киң таралганга күрә, кан басымы түбән булган кешеләр ничектер күләгәдә кала. Кайбер табиблар гипотонияне авыруга да санамыйлар. Тик кан басымы түбән булудан интеккән кешеләр моның белән риза түгел.

Гипертония авыруыннан аермалы буларак, гипотониядән үлем кур­ кынычы янамый, тик шулай да гипотония газаплары чынлап та күпләрне интектерә. Кардиологлар югары кан басымы белән уңышлы гына кө­ рәшәләр, тик медицина фәне бүгенге көннәрдә дә гипотония белән тиешле дәрәҗәдә көрәшү юлын тәкъдим итми әле.

Баш авырту, хәлсезлек, дәртсезлек, рухсызлык, эмоциональ-ихтыяр көче бозылу, мускулларның көчсезләнүе (бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә), көндезләрен бик тиз ару, йокы бозылуы — болар артериаль гипотониянең төп билгеләре. Аның белән шактый күп кеше интегә. Гадәттә, табиблар бу диагнозны 25 яшькә кадәр кешеләрнең кан басымы терекөмеш бага­ насының 100/60 мм ыннан, ә 30 яшьтәгеләрдә 105/65 мм дан түбәнрәк булганда куялар.

Гипотониянең ничек барлыкка килүе турында белгечләрнең фикере бер­ төрле түгел. Кайберләре кан тамырларының тонусы түбән булуы геннар буенча бирелә, «көчсез тамырлы» гаиләләр булудан дип саный. Кан басымы түбән булу сәбәбен белү өчен җентекле тикшеренү узарга кирәк.

Еш кына басым түбән булуның сәбәбе—хатын-кызларда еш очрый торган азканлылык. Шуңа күрә дә ир-атлар өчен гипотония сирәгрәк күренеш.

Гипотония яшь кешеләрдә акыл һәм физик киеренкелек чорында, мәсәлән, имтихан биргән вакытта барлыкка килергә мөмкин.

Хәзерге заманда медицинада гипотонияне физиологик һәм патологик төрләргә аералар. Гадәттә, беренчесе сәламәт кешеләрдә очрый һәм аларның тән төзелешенә, нәселдәнлек факторларына бәйле. Болардан башка физиологик гипотония спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, көчле күнегүләр уздырганнан соң, яисә организм яңа климатик шартларга яраклашканда (мәсәлән, тропик, поляр түгәрәк аръягы шартларында, альпинистлар биек тауларга менгәндә, һавада кислород аз булганда) күзәтелә. Мондый вакытларда кан басымының төшүе тиз вакыт эчендә туктый һәм организмның җитди зарарлануына китерми.

Патологик гипотония күп вакытта инфекцияле авыруны кичергәннән соң һәм интоксикация тәэсирендә барлыкка килә. Кайвакыт ул төрле гормональ үзгәрешләр, озак, авыр стресслардан соң, авитаминозлар фонында килеп чыга. Патологик гипотониянең барышы дулкынсыман була һәм ешрак яз һәм җәй айларында көчәя. Төп рольне үзәк нерв һәм вегетатив нерв системалары уйный. Күп вакытларда патологик гипотониянең симптомнары физиологик гипотониянекенә охшаган.

Түбән кан басымлы авырулар һава җитмәүгә, физик эш башкарганда тын бетүгә зарланалар, яисә иртәләрен йоклап торганнан соң, үзләрен начар хис итәләр.

Авыруны тикшергәннән соң, терапевт, кардиолог кебек табиблар дөрес диагноз куеп, кирәкле дәвалану тәкъдим итәргә мөмкин.

Дәвалау ничек алып барыла? Иң элек хезмәт белән ялны дөрес оештыра белергә кирәк! Артериаль гипотония белән интеккән кешегә 8 сәгатьтән дә ким йокларга киңәш ителми. Баш очы югарыда булырга тиеш. Урыннан кинәт кенә сикереп торырга ярамый. Йокыдан кабаланмый тору, иртәнге гимнастика, контраст душ кабул итү файдалы. Йокларга ятар алдыннан җәяү йөреп керергә, көн озынлыгында бик авыр булмаган физик эшләр белән шөгыльләнергә, буш вакытларда суда йөзәргә, физик күнегүләр уздырырга киңәш ителә.

Кан басымы түбән кешеләргә көненә 4 тапкыр ашау режимын саклау мөһим. Организмга терлек аксымнары керсен өчен, рационда итле ризыклар булырга тиеш, Көн уртасында куе чәй, каһвә эчү дә (шулай да артык куе каһвә һәм чәйне бик еш кулланырга киңәш ителми) ярдәм итәргә мөмкин. Болардан кала үзегезне шоколад белән «иркәләсәгез» дә ярый.

Кан басымын күтәрергә биологик нейростимуляторлар — пантокрин, кытай лимоннигы төнәтмәсе, элеутерококк һәм женьшень сыгынтылары булыша, аларны еш кына песи үләне тамыры төнәтмәсе белән бергә эчәргә киңәш итәләр. Сары мәтрүшкә һәм шайтан таягы (татарник) төнәтмәләрен кулланырга була, һәр кешенең кан басымы үзенчәлекле, шуңа күрә препаратларны сайлаганда, сак эш итәргә, аларның ничек тәэсир итәчәген ачыклап кына кулланырга кирәк. Ике атна буе эчеп тә файда күрмәсәгез, табиб белән киңәшләшеп дәва ысулын алыштырырга кирәк.

Артериаль гипотонияне дәвалаганда физиотерапевтик процедуралар бик әһәмиятле чара булып санала. Алар организмның тонусын күтәрергә ярдәм итә. Муенның симпатик төененә 5 % лы кальций хлориды, яисә 1 % лы кофеин эремәләре белән ясалган электрофорез организмның тонусын күтәреп җибәрә. Комплекслы дәва алып барганда, массаж, энәләр белән дәвалау, кислород һәм углекислота ванналарының да ярдәмнәре тия.

Хәтерегездә тотыгыз! Иң көчле гипотониклар да көчле гипертоникларга әйләнергә мөмкин. Шуның өчен кан басымыгызны нормада — терекөмеш баганасының 120/80 мм дәрәҗәсендә тотарга тырышыгыз.

Бөер гипертониясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөерләрнең берничә авыруы, беренче чиратта, кискен һәм дәвамлы I гломерулонефрит (ике бөер йомгакчыгының да ялкынсынуы), пиелонефрит | (нигездә бөернең интерстициаль тукымасы һәм бөер лаканчыгы ялкынсыну күренеше), тамырлы нефросклероз (бөер паренхимасының тоташтыргыч тукымага алмашынуы) кан басымы күтәрелү — гипертония чире белән бергә бара. Бу халәт бөерләрнең кан басымын тәртипкә салуда катнашы : барлыгын күрсәтә.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бөерләр гипертониясе бар гипертония авыруларының 10-12 % ын тәшкил итә.

Шунысын да әйтергә кирәк, гипертония авыруы үзе артериолаларның (артерияләрнең оч тармаклары) спазмы белән бергә булып, артерияләрдә ; атеросклероз барлыкка килүдә катнаша һәм органнарга, шулай ук бөерләргә дә кан килүнең начарлануына китерә. Килеп чыккан үзгәрешләргә җавап итеп, бөерләр ренин дип аталган фермент бүлеп чыгаралар. Шуның аркасында еш кына кан басымының күтәрелүенә бөерләр механизмы җаваплы булып тора. Бөер гипертониясе күп вакытта прогрессив рәвештә авыруның хәле начарлануга китерә. Үз чиратында организмда барган тискәре якка үзгәрешләр күз күрүенең начарлануына да китерәләр.

Бөер гипертониясе вакытында башка төр гипертонияләр кебек баш авыртуы, баш әйләнүе, колаклар шаулавы җәфалый. Артериаль кан басымы тагын да югары күтәрелсә, баш авыртуы бигрәк тә көчәя, еш кына костыра, күп вакыт парестезияләр (чәнчү, яндыру хисе) булгалый, эшчәнлек : кими, йокы начарлана, сырхауга акыл эше алып бару кыенлаша, ул уй-фикерләрен туплый алмый. Кан басымы югары булганлыктан, йөрәк эше авырая. Алга таба стенокардия өянәкләре барлыкка килергә мөмкин. Бөерләрдә дәвамлы авырулар булганда, кан әйләнешендә җиткелексезлек барлыкка килә. Бөер гипертониясенә күз гәбендә үзенчәлекле үзгәрешләр барлыкка килү характерлы, алар үзләре бөер нейроретинитына (күрү нервы һәм челтәр катлауның берьюлы ялкынсынуы) китерә. Шулай ук гипертония һәм атеросклероз нәтиҗәсендә баш миенең кан йөреше бозыла, параличлар була, сизгерлек югала, оча органнарының функциясе бозыла. Шулай булгач, кайчак бөерләр авыру сәбәпле, бөер гипертониясе беренче урынга чыгып, авыруның клиник картинасында авыруның гомуми барышын һәм нәтиҗәсен үзгәртергә мөмкин.Бөерләрнең берничә авыруы, беренче чиратта, кискен һәм дәвамлы гломерулонефрит (ике бөер йомгакчыгының да ялкынсынуы), пиелонефрит (нигездә бөернең интерстициаль тукымасы һәм бөер лаканчыгы ялкынсыну күренеше), тамырлы нефросклероз (бөер паренхимасының тоташтыргыч тукымага алмашынуы) кан басымы күтәрелү — гипертония чире белән бергә бара. Бу халәт бөерләрнең кан басымын тәртипкә салуда катнашы барлыгын күрсәтә.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бөерләр гипертониясе бар гипертония авыруларының 10-12 % ын тәшкил итә.

Шунысын да әйтергә кирәк, гипертония авыруы үзе артериолаларның (артерияләрнең оч тармаклары) спазмы белән бергә булып, артерияләрдә ; атеросклероз барлыкка килүдә катнаша һәм органнарга, шулай ук бөерләргә дә кан килүнең начарлануына китерә. Килеп чыккан үзгәрешләргә җавап итеп, бөерләр ренин дип аталган фермент бүлеп чыгаралар. Шуның аркасында еш кына кан басымының күтәрелүенә бөерләр механизмы җаваплы булып тора. Бөер гипертониясе күп вакытта прогрессив рәвештә авыруның хәле начарлануга китерә. Үз чиратында организмда барган тискәре якка үзгәрешләр күз күрүенең начарлануына да китерәләр.

Бөер гипертониясе вакытында башка төр гипертонияләр кебек баш авыртуы, баш әйләнүе, колаклар шаулавы җәфалый. Артериаль кан басымы тагын да югары күтәрелсә, баш авыртуы бигрәк тә көчәя, еш кына костыра, күп вакыт парестезияләр (чәнчү, яндыру хисе) булгалый, эшчәнлек : кими, йокы начарлана, сырхауга акыл эше алып бару кыенлаша, ул уй-фикерләрен туплый алмый. Кан басымы югары булганлыктан, йөрәк эше : авырая. Алга таба стенокардия өянәкләре барлыкка килергә мөмкин. Бөерләрдә дәвамлы авырулар булганда, кан әйләнешендә җиткелексезлек барлыкка килә.

Бөер гипертониясенә күз гәбендә үзенчәлекле үзгәрешләр барлыкка килү характерлы, алар үзләре бөер нейроретинитына (күрү нервы һәм челтәркатлауның берьюлы ялкынсынуы) китерә. Шулай ук гипертония һәм атеросклероз нәтиҗәсендә баш миенең кан йөреше бозыла, параличлар була, сизгерлек югала, оча органнарының функциясе бозыла. Шулай булгач, кайчак бөерләр авыру сәбәпле, бөер гипертониясе беренче урынга чыгып, авыруның клиник картинасында авыруның гомуми барышын һәм нәтиҗәсен үзгәртергә мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 1,21 1,22 1,23 1,24 1,25 1,26 1,27 1,28 1,29 1,30 1,31 1,32 1,33 1,34 1,35 1,36 1,37 1,38 1,39 1,40 1,41 1,42 1,43 1,44 1,45 1,46 1,47 1,48 1,49 1,50 1,51 1,52 1,53 1,54 1,55 1,56 1,57 1,58 1,59 1,60 1,61 1,62 1,63 1,64 1,65 1,66 1,67 1,68 1,69 1,70 1,71 1,72 1,73 1,74 1,75 1,76 1,77 1,78 1,79 1,80 NDF-RT
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 2,25 2,26 2,27 2,28 2,29 2,30 2,31 2,32 2,33 2,34 2,35 2,36 2,37 2,38 2,39 2,40 2,41 2,42 2,43 2,44 2,45 2,46 2,47 2,48 2,49 2,50 2,51 2,52 2,53 2,54 2,55 2,56 2,57 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  3. Phenocarta
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. 14,0 14,1 14,2 Disease Ontology — 2016.
  15. 15,0 15,1 15,2 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт энциклопедиясе (башк.)(үле сылтама)

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.