Гипотиреоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гипотиреоз latin yazuında])
Гипотиреоз
Саклык белгечлеге Эндокринология
Дәвалануда кулланыла торган дару Левотироксин натрия[d][1][2], thyroglobulin[d][1] һәм Трийодтиронин[d][1]
Генетик бәйләнеш C1QTNF6[3], MTF1[d][4], PDE8B[5], VAV3[6], CTLA4[d][7], Тиреоглобулин[d][8] һәм Рецептор тиреотропного гормона[d][9]
ICD-9-CM 244.9[10][11]
NCI Thesaurus идентификаторы C26800[10] һәм C26800[11]
Моның каршысы Һипиртириюз
 Гипотиреоз Викиҗыентыкта

Гипотиреоз (гормоннар җитешмәү) балалар өчен аеруча куркыныч, бу хәл калкансыман бизнең функциясе кечерәюе аркасында аларның психикалары бозылуына һәм кретинизм дип аталган авыруга китерергә мөмкин. Гадәттә, бу чир акрын бара, шунлыктан авырулар табибларга вакытында мөрәҗәгать итмиләр. Шуңа күрә чирне аздырмас өчен, үз кә­ ефегезгә игътибар итеп, организмыгызда үзгәрешләр сизсәгез, табиб-эндокринологка күренергә кирәк. Белгеч тикшерүләр уздырганнан соң, үз фикерен әйтер. Моның өчен калкансыман бизне тикшерәләр һәм берничә төр лаборатор анализ ясыйлар.

Авыруны дәвалау йөзеннән компенсацияле гормональ терапия уздырыла.

Кеше организмының төзелеше турында шунысын да әйтми булмый, әгәр дә табигать тарафыннан куелган тәртип бозылса, сәламәтлеккә дә зур зыян килергә мөмкин. Калкансыман биз гормоннары җитешмәгән очракларда, кешеләр үзләрен начар хис итә башлыйлар. Шул ук вакытта ул гормоннар артык эшләнсәләр дә, сәламәтлеккә начар тәэсир итәләр һәм гипертиреоз (калкан бизнең активлыгы көчәюе һәм зураюы) барлыкка килә. Кешеләр агулы диффуз зоб дигән чир белән авырып китәләр. Халык телендә бу чирне «Базедов авыруы» дип тә йөртәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]