Гирудотерапия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гирудотерапия latin yazuında])
Гирудотерапия
Сурәт
 Гирудотерапия Викиҗыентыкта

Борынгы табиблар сөлекләр ярдәмендә бихисап авыруларны дәвалый торган булганнар. Дәвалау өчен махсус дарулар чыгарыла башлагач.

сөлекләр белән дәвалау онытыла барып, табиблар аны кулланмый башлый. Ә менә соңгы елларда Русиядә сөлек салу популярлаша бара. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Көнбатыш илләрендә сөлек салуны бер төр авыруларны дәвалаганда гына кулланалар. Безнең илдә барлык ; авыруларны диярлек сөлек белән дәвалыйлар! Бу нигә болай соң? Дөрестән дә кайбер очракларда сөлекләрне бернинди бүтән төрле дәва белән алыштырып булмый, ләкин күп вакытта алар белән дәвалауның , файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. «Сөлек белән дәвалаудан соң авыруларның 20 % ы диярлек зыян күрә» — дип искәртеп куя бу өлкәдә тикшерүләр уздырган Көнбатыш галимнәре.

Сөлек тирене тешләре белән тишкәндә, файдалы матдәләр (канның оешу сәләтен киметеп тромб барлыкка килүне тоткарлый торган матдә) белән бергә канга зыянлы бактерияләр дә керә. Катлаулану килеп чыкканнан соң, бу афәтне бик көчле антибиотиклар кулланып кына җиңеп була һәм бу организм өчен бер дә эзсез узып китми. Шуңа күрә башка илләрдәге табиблар сөлекләрне пластик хирургия өлкәсендә генә кулланырга ярый 3 дип саныйлар. Бу операцияләр барышында сөлекләр канның осшучанл ыгын киметәләр һәм тромб барлыкка килүне тоткарлап, трансплантагларның уңышлы ялганып үсүенә ярдәм итәләр. Европа илләрендә табибларның сөлекләрне медицинаның бүтән өлкәләрендә кулланырга канун буенча хокуклары юк.

Безнең илдә табиблар өчен мондый чикләмә куелмый һәм бу өлкәдә тикше­ рүләр уздыручы да юк. Әлбәттә, бу хәл күпләрне бик гаҗәпләндерә һәм бик күп сораулар тудыра. Нигә чит илләрдә сөлек төрле катлауланулар сәбәбе дип карала, ә безнең илдә сөлек белән дәвалау зыянсыз, тыныч кына узып китә ала икән? Бәлки, безнең табиблар сөлекләрне йогышсызландыра беләдер?

Медицинада кулланыр өчен, сөлекләрне махсус урыннарда гына үсте­ рәләр. Тик сөлек нинди чиста, стериль шартларда үсмәсен, аның эчәклә­ рендә бактерияләр барлыкка килә. Ул бу бактерияләрдән үзе зыян күрми һәм алардан башка яши алмый. Бактерияләр сөлекнең үзенә генә хас булалар һәм аларны бер-берсеннән аерып булмый. Кешенең тиресенә куйгач ул бактерияләр кан аркылы кереп, кеше организмына зыян китерәләр. Шуңа күрә сөлекләрне бар авырулар өчен дә билгеләргә ярамый. Катлаулану килеп чыккан очракта, сөлек салуны шундук туктатып, әлеге өзлегүне дәвалый башларга кирәк. Безнең илдә сөлек салу еш кына табиблардан ярдәм таба алмаган очракта кулланыла торган «өметсез авырулар» дәвасына әверелеп бара. Шунлыктан кайбер авырулар бу дәваны өнәп бетермәсәләр дә, савыгуга өметләнеп, гирудотерапия белгечләренә мөрәҗәгать итәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]