Гликерия (җырчы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гликерия (җырчы) latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Греция
Тугандагы исем грек. Γλυκερία Κωτσούλα
Туу датасы 16 ноябрь 1953(1953-11-16) (70 яшь)
Туу урыны Айо Пневма[d]
Ире яки хатыны Стелиос Фотиадис[d][1]
Туган тел юнан теле
Һөнәр төре җырчы
Активлык чорнының башы 1978
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Тавышъязманамә Glykeria discography[d]
Жанр лаика[d], ребетика[d] һәм греческая народная музыка[d]
Рәсми веб-сайт glykeria.net
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 146 000 ± 999[2]
 Гликерия Викиҗыентыкта

Гликерия Коцу́ла (грек. Γλυκερία Κοτσούλα, 1953 елның 16 ноябрендә, Агио-Пневма, Сере, Үзәк Македония) — хәзерге заман грек җырчысы. Башлыча лаика (традицион музыка), рембетика, фолк-музыка жанрларында җырлый. Грециядан һәм Кипрдан башка, шулай ук Франция, Испания, Англия, Төркия һәм, бигрәк тә, Израилдә танылу алган.

Бала чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гликерия 1953 елның 16 ноябрендә Үзәк Македониядә, серр авылы Агио Пневмада туган. Авыл Дарнакохорья географик өлкәсенә карый, мондагы авылларда госман чорында грек македонлылар яшәгән. Туган авылында башлангыч мәктәптә белем ала. Бала чактан гаиләсендә грек халык җырларына сөю уянган — атасы бузукида уйнаган. Музыкаль яктан Македония, урындагы халык җыры йогынтысын гына түгел, ә Кече Азия һәлакәтеннән соң, 1922 елда авылда төпләнгән качаклар тәсирен дә кичергән. Җитмәсә, атасы ягыннан, Гликерияның нәселе ионий Галикарнастан[3] килеп чыккан.

Музыкаль карьерасы башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гликерия карьерасын 1974 елда «Να η Ευκαιρία» (якынча «Менә ул мөмкинлек /оказия дип тәрҗемә ителә») телевизион конкурсында башлый. Шул ук 1974 елда афина шәһәренең Плака[4] афин кварталында «Лито» тавернасында җырлый, ә аннары билгеле җырчылар белән чыгыш "буат"та (boites-кече концерт сәхнәләре) җыр башкару Манос Хадзидакис, Микис Теодоракис, Манос Лоизоосның һәм башка билгеле композиторларның җырларын башкара. 1978 елда, Гликерия, башка башлап җырлаучы Йоргос Геролиматос һәм Lyra Music белән бергә, дискография карьерасын башлый, үзенең «Дивана хыяллар турында оныт» дигән беренче дискын чыгара. Бу тәлинкә, Гликериянең үзенчәлекле тавышын күрсәтеп, грек дискографиясендә зур эффект тудыра.

Интернациональ карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гликерия Греция Кипрында һәм чит илләрдә (Аурупа, АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландия, Израиль һәм Төркия) концертларда җырлый. Ул үзенең беренче альбомын: Golden hits — The voice of Greece Франциядә чыгара 1998 елда Францияда аның икенче альбомы чыга. Ул шулай ук америка лейблы Putumayo өчен ике альбомда һәм Аурупада чыккан җыентыкларда катнаша.

2001 елда ул төрек музыканты һәм композиторы Оmar Faruk Tekbilekнең Alif альбомында катнаша.

Израилгә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

During a concert held in Ришон-Цион, сентябрь, 2013.

1993 елның җәендә Гликерия беренче тапкыр Израилдә чыгыш ясый. Ул үзенең искиткеч уңышлы чыгышларын "Shabechi Yerushaly'im" ("Аллага шөкер, Иерусалим!") израиль халык җырын иврит[5] телендә башкаруы белән тәмамлый. Гликериянең Израилдә уңышлы чыгышы аркасында, ул биредә бик популяр чит ил җырчысы дип игълан ителә; Иерусалим мэры аңа шәһәрнең алтын ачкычын тапшырды (1994). Израилдә бер вакытта өч альбомы чыга, һәм кыска вакыт арауыгында барысы да: Glykeria golden-hits, Far away, Glykeria — 14 classic алтын[6]була. 1999 елда Гликерия Тель-Авивта Израиль филармония оркестры белән ике концерт бирә. Берничә айга соңрак бу концертның альбомы чыга һәм соңрак Sony Classical дөньяда Glykeria and the Israel Philharmonic Orchestra дискын тарата.

2003 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елның җәендә Гликерия АКШ һәм Канада буйлап зур турне оештыра. 2004 елның маенда ул Төркиянең «IS BANK Concert Hall» холлында чыгыш ясый. 2005 елның мартында Воскресение православие бәйрәмендә Гликерия концерт бирә. Партриарх Варфоломей Гликерия «искиткеч җырчы сандугач» («Καλλικέλαδον αηδόνα του γένους») дип әйтә. Домна Самиу белән Гликерия Афина һәм Салоникида музыка сарайларында чыгыш ясый, византия гимннарын куя: «От страсти к Воскресению» («Από το πάθος στην Ανάσταση»). 2007 елда Төркиядә Гликериянең икенче дискы — «BEST OF GLYKERIA» чыга. 2010 елның маенда Гликерия Төркиядә өченче тапкыр, бу юлы Изге Ирина Чиркәвендә концерт куя. Соңгы чыгышларында танылган төрек композиторы Зөлфө Ливанели катнаша, Гликерия аның белән Ливанелиның Leylim ley җырын башкара. 2009 елның язында, Костас Карафотис белән бергә, Гликерия АКШ һәм Австралия буйлап турнега чыга.

2010 елның мартында Alpha TV грек телевизион каналының музыка буенча тәнкыйтчеләре, Гликерияне 1960 елдан бирле булган иң җырчыларының берсе дип таный.

2013 елның ноябрендә, Михалис Дзуганакис белән, Гликерия Австралиядә уңышлы гастрольләр оештыра.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]