ГЛОНАСС

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Глонасс битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
ГЛОНАСС һәм GPS (шулай ук Galileo, Compass) иярченнәр навигацион орбиталарын чагыштыру
ГЛОНАСС-ның икенче буын иярчене

ГЛОНАСС (рус. Глоба́льная навигацио́нная спу́тниковая систе́ма) яки Глобаль навигацион иярчен системасыРәсәйнең иярчен навигацион системасы, ССРБ Саклану министрлыгының йомышы буенча эшкәртелә башлаган. Ике эшли торган глобаль иярчен навигацион системасының берсе.

Баштарак ГЛОНАСС системасы хәрби максаттан эшкәртелә башлана, 1982 елда Ракеталар һөҗүме турында кисәтү системасы һәм ГЛОНАСС проектлары бергә җибәрелә.

Әлеге система хәрби һәм хәрби булмаган сигналлар Җир шарының һәр ноктасында тапшыра ала, Рәсәй һәм чит ил кулланучыларына бушлай хезмәт күрсәтә.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Системаның нигезе 24 иярченнән тора, һәр иярчен Җир өслеге өстеннән 3 орбиталь яссылыкта хәрәкәт итә, әлеге орбиталь яссылыклар 64,8° белән авышкан, орбиталар биеклеге 19 400 км тәшкил итә.

Үлчәү мәсләге NAVSTAR GPS АКШ навигацион системасына охшаш. Ләкин ГЛОНАСС һәм GPS арасында бер мөһим аермасы бар: ГЛОНАСС иярченнәренең орбиталь хәрәкәтендә Җирнең әйләнүе белән резонансы (синхронлыгы) юк, шуңа күрә ГЛОНАСС иярченнәре стабильрәк хәрәкәт итәләр, ГЛОНАСС галәми аппаратлары өстәмә төзәтүләрне таләп итмиләр, ләкин ГЛОНАСС иярченнәре хезмәт вакыты GPS-ныкыннан кыскарак.

Хәзерге вакытта ГЛОНАСС проектын үстерү белән Роскосмос һәм Рәсәйнең Мәгълүмати системалар һәм приборлар төзү ширкәте шөгыльләнә.

2016 елда ГЛОНАСС-ның төгәллеге 2-4 метрга иреште һәм GPS-тан калыша әле, ләкин төньяк киңлекләрдә ГЛОНАСС GPS-тан дөресрәк эшли, шуңа күрә швед ширкәте Swepos ГЛОНАСС һәм GPS-ны бергә кулллана.

2011 елдан Рәсәйдә юлчылар ташу транспортында ГЛОНАСС мәҗбүри рәвештә кулланылырга тиеш.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]