Глоса
Күренеш
Глоса | |
Нигезләнү датасы | 1981[1] |
---|---|
Нәрсә нигезендә эшләнгән | Интерглосса[1] |
Тел типологиясе | изолят тел[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Ron Clark[d][1] һәм Wendy Ashby[d][1] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | database.conlang.org/view/?conlang=232, cals.info/language/glosa/, inthelandofinventedlanguages.com/index.php?page=languages&id=460 һәм langmaker.github.io/db/mdl_glosa.htm |
Глоса теле ‒ халыкара хәбәрләшү өчен махсус эшләнгән ярдәмче тел.
Бу телнең берничә үзенчәлеге бар:
- Аңарда сүзләрнең әйтелеше даими һәм язылышы авазларга тәңгәл китерелгән.
- Структурасы гади, ул сүзләрнең мәгънәсенә нигезләнгән.
- Бу ‒ төрләнешләре булмаган аналитик тел. Күпмедер сүз генә грамматик үзенчәлекләрне ачыклый.
- Барыннан да бигрәк, глос теле ‒ халыкара нейтраль тел, аңарда латин һәм грек теленнән алынган фәнни тамыр сүзләр файдаланыла.