Гобәйдулла Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гобәйдулла Хөсәенов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гобәйдулла Хөсәенов
Туган телдә исем Гобәйдулла Габдулла улы Хөсәенов
Туган 1892(1892)
Ырынбур, Русия
Үлгән 6 октябрь 1948(1948-10-06)
Ашхабад, Төрекмәнстан
Милләт татар
Һөнәре журналист, тәрҗемәче, галим
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Гобәйдулла Хөсәенов (тулы исеме Гобәйдулла Габдулла улы Хөсәенов) – журналист, тәрҗемәче, төрекмән тел фәненә нигез салучылардан берсе, татар.

1892 елда Ырынбур губернасында хезмәткәр гаиләсендә туган. Мәдрәсә, урыс мәктәбен тәмамлаган.

1910-1914 елларда кибеттә приказчик.

1915 елда хәрби хезмәткә алына. 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң солдат депутатлары комитетына сайлана, мөселман бүлекчәсенең сәркатибы була.

1919 елда Луцк шәһәрендә (хәзерге Украинада) халык мәгарифе комиссары. Беренче бөтендөнья сугышында, ватандашлар сугышында катнаша.

Яралангач, Ашхабадта 1 нче армиянең татар телендәгеКызыл Йолдыз” гәҗитендә эшли.

1921 елдан 1929 елга кадәр Төрекмәнстан АССРның Каспий арты өлкәсендә төрекмән телендә чыга башлаган беренче совет матбугаты – “Төрекмәнстан” гәҗитендә җаваплы сәркатип. Гәҗиттә төрекмән теленә яңа терминнар кертү, төрекмән телен латиницага күчерү мәсьәләләре күтәрелә.

1929 ел, 1932 елларда Мәскәүдә мөхәррирләр әзерләү курсларында укый.

Иҗтимагый-сәяси әдәбиятны төрекмән теленә тәрҗемә итү өлкәсендә зур хезмәт куя. В.И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү комиссиясе әгъзасы.

1938 елда Төрекмәнстан Тел һәм әдәбият институты директоры. Икетелле сүзлекләр төзүгә игътибар бирә. ”Урыс-төрекмән кесә сүзлеге” (Х.Исмаилов, М.Саали белән берлектә), “Төрекмән-урыс кесә сүзлеге” (Х. Байлиев, К. Сопиев белән бергә) төзи.

1940 елдан Төрекмән китап нәшрияты директоры.

1948 елның 6 октябрендә Ашхабадта җир тетрәгәндә һәлак була.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. М.Аннагурдов. Түркмен матбуатының керванбашысы.”Эдебият ве сунгат”, 1979 елның 19 декабрь саны.

2. М.Соегов.Губайдулла Абдуллаевич Хусаинов. К 90-летию со дня рождения. Советская тюркология,1982 ел, 101 бит.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://www.centrasia.ru/person2.php?&st=1096053655

http://www.central-eurasia.com/dictionary/?uid=1490