Говардхана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Говардхана latin yazuında])
Кришна Говардхана калкулыгын күтәрә.

Говардха́н(а) (Санскрит телендә: गोवर्धन}}, санскр. (IAST) govardhana) — Һиндстанда, Уттар-Прадеш штатында Вриндаван шәһәре янында урнашкан калкулык. Вишнуизмда, Говардхана һәм аның тирәли территория изге булып санала һәм әһәмиятле дини сәфәр кылу урыны булып тора. Пураналар буенча, 5000 ел элек бу урында Кришна һәм Баларама үз илаһи уеннарын үткәргәннәр.Говардхана Калкулыгы Кришнаизм традицияләрендә аеруча әһәмиятле рольне уйныйлар, хосусан Гаудия-вайшнавизмда, биредә Кришнага Сваям-бхагаванга (Ходайның иң олы испостасена) буларак табыналар. Говардханга ел саен бик күп сан дини сәфәр кылучылар килә. Алар Парикраманы башкаралар — обходят вокруг Говардханны музыка уен коралларында уйнап һәм киртаннар җырлап яки джапа медитацияне башкарып уратып узалар.

«Говардхана» сүзенең ике төп мәгънәсе бар. Го сүзе «сыерлар» буларак тәрҗемә итәләр, һәм вардхана «туклану» буларак тәрҗемә ителә. Го сүзенең башка мәгънәсе хисләр, ә вардхананың мәгънәсе шулай ук «арттырырга» булырга мөмкин — Кришна-бхакти традицияләрендә бу төшенчәнең мәгънәсе «Кришнага хисләрне арттыручы нәрсә». Вишнуизм тарафдарлары ышануынча, Говардханның шәхси табигате булып, ул тугърылык арттыруы алкышын бирә дип ышаналар. Алар ышануынча, бары тик Говардхана калкулыгы янында булып, барлык хисләр рухи камиллеккә ирешә һәм хозурлык кичерә.

Кришна Говардхана калкулыгын күтәрә. Тамилнадта, Махабалипурамда VII гасыр барельефы.

Кришны һәм Говардхана кыйссасы «Бхагавата-пурана»да тасвирлана. Индраның бәләкәй Кришнага ул биредәге яшәүчеләрне корбаннар китерергә һәм аның урынына Говардхана калкулыгына табынырга өндәгән өчен ачуы чыккан. Индра болытларны чакырган һәм бөтен Вриндаван төбәге өстеннән орып ява торган яңгыр ясаган, ул җиде көн һәм төн дәвам иткән. Кешеләрне һәм хайваннарны яклар өчен, Кришна бик зур Говардхана калкулыгын сул кулының чәнти бармагында күтәргән, һәм Вриндаванның барлык яшәүчеләре аның астында зур зонт астында кебек кача алганнар. Соңыннан Индра оттырганын таныган һәм Кришнага догалар укып, үзенең күк сыену урынына киткән — Индралока планетасына. Шуннан соң Говардхана калкулыгы барлык өч дөньяда да дан казанган. Һәр елны бөтен дөньяда вайшнавлар бу көндә Говардхана-пуджа фестивален бәйрәм итәләр.

Асаба яшәүчеләр Говардхана-пуджаны төрлечә үткәрәләр. Кагыйдә буларак алар сый пешерәләр һәм ясыйлар һәм Говардхананы әйләнеп  парикраманы башкаралар — бу көнне в этот день по парикрама-марга буенча кешеләр зур агып белән баралар, урамның башка ягына чыгар өчен яки кире юнәлештә барыр өчен узарга бик авыр. Бөтен кеше дә диярлек киртан башкаралар — изге исемнәрне җырлыйлар; көндез һәм төнлә петарда һәм ракета шартлаулары ишетелә — бу берничә көн дәвам итә торган бәйрәм.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Anand, D. (1992), Krishna: The Living God of Braj, New Delhi: Abhinav Publications, ISBN 8170172802
  • Brooks, Charles R. (1989), The Hare Krishnas in India, Princeton, NJ: Princeton University Press, ISBN 069100031X
  • Indian Express (January 11, 2010), "Mt Govardhan should be world heritage site", Expressbuzz.com (недоступная ссылка)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]