Гозәер Абдураманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гозәер Абдураманов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гозәер Абдураманов
(кырымтат. Üzeir Abduramanov
Г.Абдураманов.jpg
Туу датасы 25 март 1916(1916-03-25)
Туу урыны Таврия губернасы, Акмәсҗит өязе Кашык Дегирмен авылы
Үлем датасы 19 гыйнвар 1991(1991-01-19) (74 яшь)
Үлем урыны Үзбәкстан, Нәваи шәһәре
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, старшина
Җитәкчелек иткән отделение командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Гозәер Абдураманов , Гозәер (Узеир) Абдураман улы Абдураманов, (кырымтат. Üzeir Abduraman oğlu Abduramanov, рус. Абдураманов Узеир Абдураманович (1916, Кырым1991, Үзбәкстан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, Үзәк фронтның 65нче армиясе каршындагы 321нче мөһәндис бригадасы 1371нче аерым сапёр батальонының бүлекчә командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1944), старшина.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елның 12 (25) мартында Таврия губернасы Акмәсҗит өязе Җага Мамыш (Новоандреевка, 1923 елга кадәр Кашык-Дегирмен[1]) авылында җиде балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Кырым татары. Әтисе Абдураман Хальветиев Җанкой өязе Татарбарын (Озерки) авылыннан була. Әнисе Сафие морзалар нәселеннән. Г. Абдураманов Ялтада ФЗӨ мәктәбен (1933), бухгалтерлар курсын тәмамлаган. Акмәсҗит шәһәрендә Потребсоюз оешмасында кулинар, җигүле транспорт артеле рәисе урынбасары булып эшли. 1939 елда ирекле рәвештә Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә хәрби хезмәткә китә. Халхин-Голда японнар белән сугышта катнаша.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елдан Бөек Ватан сугышында: Воронеж, Белоруссия фронтларында көрәшә. Курск сугышында, Сталинград сугышында катнаша. Орёл янында сугышта яралана.
1943 елның сентябрендә Үзәк фронтның 65нче армиясе каршындагы 321нче мөһәндис бригадасы 1371нче аерым сапёр батальоны отделениесе, командирлары старшина Г. Абдураманов җитәкчелегендә, туктаусыз дәвам иткән дошман уты астында Десна һәм Сож елгалары аша күпер салуда атнаша һәм совет гаскәренең елганы уңышлы кичүен тәэмин итә.
1944 елның 15 гыйнварында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
1944 елның февралендә Мәскәү хәрби мөһәндис укуханәсендә укый башлый. Кырым татарлары сөргене башлангач, аны укуханәдән чыгаралар.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның маенда гаиләсе Үзбәкстан ССРга (Бохара өлкәсе «Нарпай» совхозына) сөргенгә җибәрелә.
Г. Абдурамановны, отставкага чыккач, «Нарпай» совхозына (хәзер Нәваи өлкәсе) сөрелгән гаиләсе артыннан җибәрәләр.
1948 елда Советлар Берлеге Каһарманы буларак, Г. Абдурамановка, сөргеннән гаиләсен алып, Кырым өлкәсенә кайтып урнашырга рөхсәт ителә, ләкин ул бу мөмкинлектән файдаланмый, чөнки сугыш каһарманы гаиләсе буларак, аның гаиләсе комендант режимыннан азат ителгән була, туганнары якындагы шәһәрләрдә укый алалар[2].
1951 елдан Бохара өлкәсе Гыҗдуан шәһәрендә яши, мамык чистарту заводында кадрлар бүлеге мөдире.
1962 елда Нәваи шәһәренә күченәләр. Уран заводында эшли, геология партияләрендә катнаша.
Вафатына кадәр (1991) Нәваи шәһәрендә яши.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Мөнәвәр (?-1996) (Бакчасарайдан). 1945 елның 9 маенда өйләнешәләр.

  • Улы Шәүкәт, ике кызы.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җага Мамыш авылындагы һәйкәл
  • 2015 Җага Мамыш (Джагъа Мамыш) авылында җирле халык акчасына һәйкәл (истәлек ташы) куелды[3].
  • Акмәсҗиттә Г. Абдурамановка багышланган яшь тхэквондочылар ярышы уздырыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Звезды немеркнущей славы. Симферополь, 1984.
  4. Подвиг. Ташкент, 1980.
  5. Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкент, 1984.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]