Голдман буенча тонометрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Голдман буенча тонометрия latin yazuında])

Тонометрия — күз эчендәге басымны (КЭБ) үлчәү өчен объектив ысул, асылы мөгезкатлауны яссылату һәм бу көч йогынтысында мөгезкатлауның сытылу дәрәҗәсен теркәүгә нигезләнгән. Голдманның аппланацион тонометриясе Imbert-Fick канунына нигезләнгән: камил коры юка диварлы сфера өчен эчендәге басым өслеген яссылату өчен (Р) кирәк булган йогынты ясаган көчне (F) яссыланган мәйданга бүлгәнгә (A) тигез (ягъни P = F/A). КЭБ күз алмасына (мөгезкатлауга) һәм аның бөтен калынлыгына йогынты ясаган көчкә тиң (ягъни мөгезкатлау калынлыгы, аның зурлыгы төрле була). Ләкин кеше күзе камил сфера түгел: мөгезкатлау сыгылмалы һәм басымга чыдам. Бу очракта яшь менискының капилляр тартуы тонометрның мөгезкатлауга тартылуына булыша. Голдман тонометриясендә ялгану мәйданы диаметры 3,06 мм тәшкил итә, шул ук вакытта мөгезкатлауның сыгылмалыгы һәм капилляр тартуы бер-берсен тигезли (рәс. 1.13а). 2 призмадан торган Голдман тонометры - иң төгәл тонометрларның берсе (рәс. 1.13б).

Техникасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а)  авыру биомикроскоп алдына утыра, маңгай терәккә ныклап куела;

б)  конъюнктива капчыгына урынлы анестетик һәм флюоресцеин тамызалар;

в)  кыек проекциядәге иң якты нурны зәңгәр кобальт фильтры аша мөгезкатлау очына каршы урнаштырылган призмага юнәлтәләр;

г)  бүлемдә 1 белән 2 арасында сан куялар (ягъни 10 һәм 20 мм тк. бг.);

д)  призма мөгезкатлау очына кагылганчы якынайтыла (рәс. 1.14а);

е)   табиб биомикроскопның окулярларына карый;

ж) 2 ярым боҗра күренә башлый: берсе өстә, икенчесе ятма үзәк сызык астында. Алар призманың өске һәм аскы тышкы өлешләре белән тоташканда бу ярым боҗраларны ясаган флюоресцеин белән буялган яшь пәрдәсеннән гыйбарәт;

з)         тонометр бүлемен ярым боҗраларның эчке кырлары кагылып торган гына торышка урнаштыралар (рәс. 1.14б, уң яктан);

и)  бүлем күрсәткечен 10-га тапкырлыйлар, бу КЭБ дәрәҗәсенә туры килә.

Мөмкин хаталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.  Төгәл булмаган флюоресцеинлы рәсем матдәне артык сылау нәтиҗәсе; бу очракта ярым боҗралар бик калын һәм аларның радиусы бик кечкенә була (рәс. 14б, сулда), шул ук вакытта флюоресцеин җитәрлек булмаса бик зур радиуслы нечкә ярым боҗралар ясалуына китерә. (рәс. 1.14б, үзәктә).

2.  Табибның күз алмасына артык басым ясавы яки авыруның кабакларын кысуы һәм экстраокуляр мускулларның чикләнүе (тиреоидлы миопатия) тикшерү нәтиҗәләрен арттырырга мөмкин.

3.  Мөгезкатлау шешүе сынау нәтиҗәләренең кимүенә китерә ала (чын КЭБ белән чагыштырганда 10 мм тк. бг. кадәр).

4.  Мөгезкатлау калынлыгы. КЭБ-ын исәпләү аның үзәк өлешенең калынлыгы 550 мм булуына һәм бу күрсәткечтән минималь тайпылышка нигезләнгән. Әгәр мөгезкатлау юка булса, бу КЭБ күрсәткечләрен киметергә, калынрак булса - арттырырга мөмкин. Югары КЭБ белән кешеләрдә мөгезкатлау ешрак калынрак һәм гадәти басым белән кешеләрдә ул юкарак була. Рефракцион лазерлы операцияләрдән соң, мөгезкатлау юкара, бу нәтиҗәләрнең кимүенә китерә, тик тәҗрибәдә бу аерма зур түгел. Хәзер КЭБ үлчәгәндә мөгезкатлау калынлыгын исәпкә алган тонометрлар бар.

5.  Тонометрны ялгыш тигезләү дөрес булмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа вакыт-вакыт тигезләүне тикшереп торырга кирәк.

6.  КЭБ нәтиҗәләренә йогынты ясый алган башка шартлар: авыруның каты якасы, бу веноз агымны кыенлаштыра һәм шулай итеп КЭБ күтәрелә һәм шулай ук авыру борчуы арта.

Арадаш инфекция үсешенең куркынычлыгын киметү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аденовирус һәм кеше иммунодефициты вирусы (КИВ) кебек инфекцияләр таралу куркынычлыгын түбәндәгечә киметеп була.

•      Инфекция билгеләре булган авыруларны тикшергәндә тонометрны кулланмаска.

•      Тонометрның өске өлешен каплаган алмаш капкач куллану.

•      Тонометрның очын спиртлы мамык белән сөртергә һәм 10 минут кипкәнен көтү. Бу ысул КИВ һәм башка инфекцияләрне нейтральләштерүдә нәтиҗәле, тик В һәм С гепатиты һәм акантамебалы инфекциядән түгел.

•      Тонометр очын сөртергә һәм аннары 3% водород пероксиды эремәсенә 5 минутка куярга. Бу алым С гепатитын дезинфекцияләргә ярдәм итәчәк. Бу эремә мөгезкатлау эпителиенә агулы, шуңа куллану алдыннан тонометрның очын яхшылап юарга кирәк.

Тонометрларның башка төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.  Перкинс — түбән яктылык чыганагына җайлашкан Голдман призмасы белән кул тонометры. Тонометрны яткан (рәс. 1.15а) яки дарулы йокыдагы авыруларда  кулланырга була (рәс. 1.15б). Ышанычлы нәтиҗәләргә ирешү өчен кайбер күнекмәләр кирәк.

2.   Тоно-Пэн — кулда тотылган, бәйсез, батарея белән эшләнгән, портатив ялганма тонометр (рәс. 1.16). Җиһаз очындагы датчикта кулланылган көчне үлчәгән трансдуктор бар. Микропроцессор трансдуктор мөгезкатлау белән тоташканда төзегән «көч-вакыт» сызыгын тикшерә һәм КЭБ-ын исәпли. Җайланма күрсәткечләре Голдман тонометриясе кебек, тик Тоно-Пэн түбән КЭБ-ны бераз арттыра һәм югарыны киметә. Бу тонометр ярдәмендә КЭБ-ны зарарланган яки шешкән мөгезкатлауда, шулай ук бандаж ялганма линза аша үлчәп була.

3.  Кагылусыз тонометрия аппланация принцибына нигезләнгән, ләкин призма урынына мөгезкатлауның үзәк өлешенә йогынты ясау өчен һава агымы кулланыла. Мөгезкатлауны җитәрлек яссылату өчен тотылган вакыт КЭБ дәрәҗәсенә бәйле.

Җайланманы куллану җиңел һәм урынлы өшетү кирәкми. Аны еш кына башка белгеч табиблары тикшереп табуда кулланалар. Төп кимчелек - үлчәүләр түбән һәм урта басымда гына төгәл. Җайланманың һава агымы авыруны тавышы белән куркыта ала. Кагылусыз пневмотонометрлар стационар (рәс. 1.17а) һәм портатив (рәс. 1.17б) була.

4.  Транспальпебраль тонометрлар күптән түгел эшләнде. Күз басымын үлчәү өчен Proview җайланмасы басым фосфеннары КЭБ-ны арттыруга китергәч күз феноменына нигезләнгән психофизик сынауларны куллана. Бу тонометрларны өйдә кулланырга була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.