Голубцы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Голубцы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Голубцы
Сурәт
Материал төре кәбестә[d], ит, дөге, ашарга яраклы гөмбә[d] һәм яшелчә
Кухня русская кухня[d], литовская кухня[d], польская кухня[d], Украинаның танылган аш-сулары, латышская кухня[d], Чешская кухня[d], Словацкая кухня[d], Израильская кухня[d], эстонская кухня[d], Финская кухня[d], Шведская кухня[d], венгерская кухня[d], Македонская кухня[d], Албанская кухня[d], Сербская кухня[d], Болгарская кухня[d], Хорватская кухня[d], румынская кухня[d], молдавская кухня[d], турецкая кухня[d], Греческая кухня[d], Азәрбайҗанның танылган аш-сулары, Армянская кухня[d], Грузинская кухня[d], иранская кухня[d], Египетская кухня[d], немецкая кухня[d], Австрийская кухня[d], Кухня Судана[d], французская кухня[d], Итальянская кухня[d], Швейцарская кухня[d], Мальтийская кухня[d], Аргентинская кухня[d] һәм Kurdish cuisine[d]
Commons-logo.svg Голубцы Викиҗыентыкта

Голубцы — дөньяның төрле кухняларында таралган ризык, ул кәбестә яфракларына төрелгән ит яки яшелчә фаршы белән пешерелгән дөге һәм/яки карабодай ярмасыннан гыйбарәт. Кәбестә яфрагыннан торган ризыклар Төньяк, Үзәк һәм Көнчыгыш Европада, Төркиядә, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Балкан илләрендә, Казакъстанда, Молдавиядә, Урта Азия илләрендә, Төньяк Африка, Кытай һәм Кореяда киң таралган.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Голубец» сүзе бүрәнәле яки кабергә куелган ике яклы кыеклы һәм тәреле корылыш яки ике як кыеклы агач тәре дигәнне аңлата. Шушындый ук исем белән рус халык биюе дә бар. «Голубцы» блюдосы заманында модада саналган француз аш-су йогынтысында барлыкка килгән дип санала. Ул чакта табынга кыздырылган күгәрчен ите бирә торган булалар. Россиядә бу ризык шулай дип аталган да — «голуби» (күгәрченнәр). Якынча шул вакыттарак табынга итле фаршны кәбестәгә әйләндереп, «алдакчы күгәрченнәр» дә бирә башлыйлар.

Украинча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карпатта голубцыны традицион рәвештә кукуруз ярмасыннан, Полтава өлкәсендә карабодай һәм эреткән туң майдан калган сызык белән әзерлиләр. Украинада бу блюдоны тозлаган кәбестә яфрагыннан да пешерәләр. Көнбатыш Украинада кәбестә яфрагын берничә өлешкә бүлеп, зур булмаган кече генә голубцыларын әзерлиләр. Ә менә көньяк һәм көнчыгышта аны бөтен яфрактан зур итеп эшлиләр. Карпат аръягында Сочельник бәйрәменә голубцыны тозлаган кәбестә яфрагыннан пешерәләр һәм анда дөге һәм гөмбә эчлеге күтәрәләр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кулинария: Суперкнига для гурманов. ISBN 5-88528-109-2
  • Голубцы, долма, фаршированные блюда. Litres, 2013. ISBN 9785457409408