Абдулла Гомәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулла Гомәр latin yazuında])
(Гомәр Абдулла битеннән юнәлтелде)
Абдулла Гомәр
Файл:Абдулла Гомәр.gif
Туган телдә исем Габдулла Закир улы Гомәров
Туган 15 июнь 1906(1906-06-15)
Русия империясе, Ырынбур
Үлгән 7 июнь 1974(1974-06-07) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре тәрҗемәче, журналист

 Абдулла Гомәр Викиҗыентыкта

Абдулла Гомәр, чын исеме Габдулла Закир улы Гомәров — тәрҗемәче, журналист.

Ул 1906 елның 15 июнендә Ырынбур шәһәрендә туа. Шунда рус мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, 1925 елда Казанга килә һәм КДУның башта хәзерлек бүлегендә, аннары физика-математика факультетында укый. Икенче курсны тәмамлаганнан соң, укуын ташларга мәҗбүр булып, журналистлык эшенә күчә: 1928 елдан алып 1942 елга кадәр берөзлексез Татарстан язучыларының әдәби журналлары “Яңалиф” һәм “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) редакцияләрендә башта әдәби хезмәткәр, соңыннан җаваплы сәркатип булып эшли. 1942-1954 елларда А. Гомәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире, 1954-1963 елларда “Совет әдәбияты” журналының баш редакторы һәм Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә була.

Абдулла Гомәрнең иҗади мирасы башлыча әдәби тәрҗемә өлкәсенә карый. Тәрҗемә эше белән ул 1928 елда шөгыльләнә башлый. Шуннан бирле аның тәрҗемәсендә аерым китап булып ике дистәдән артык әдәби әсәр басылып чыга. Алар арасында Л.Толстой, А.Толстой, А.Барбюс, Н.Вирта, Л.Никулин хикәяләре, Я.Гашекның “Бравый солдат Швейк” романы, Э.Войничның “Овод” һ.б шундый төрле ил һәм төрле чор язучыларының күренекле әсәрләре бар. Әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1941 елда аны СССР Язучылар Союзына кабул итәләр.

50-60нчы елларда А.Гомәрнең көндәлек матбугатта тәрҗемә әсәрләргә рецензияләре һәм әдәби процесска караган тәнкыйть мәкаләләре дә еш басыла.

Абдулла Гомәр 1974 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]