Гомәр Гаипов
Күренеш
| Гомәр Гаипов | |
|---|---|
| Туган | 16 март 1905 Тустик[d], Ялатма өязе[d], Тамбов губернасы, Россия Империясе |
| Үлгән | 21 май 1997 (92 яшь) Казан, Россия |
| Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 57Б[d][1] |
Гомәр Гаипов (Гомәр Хәсән улы Гаипов, 16 март 1905, Тустик[d], Ялатма өязе[d], Тамбов губернасы, Россия Империясе — 21 май 1997 (92 яшь), Казан, Россия) — фирка һәм һөнәри берлек эшлеклесе.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1931 — Ленинградта икътисадчылар курсларын бетергән.
- 1931-1937 елларда — «Спартак» тире-аяк киеме фәбригендә икътисадчы, тегү цехы фирка оештыручысы (парторгы), фәбрик-завод комитеты рәисе, директорның кадрлар буенча ярдәмчесе.
- 1937-1938 — ВКП(б)ның Молотов район комитетында инструктор, сәркәтиб.
- 1939-1941 — ВКП(б) ТӨКда: инструктор, оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире урынбасары.
- 1942-1946 — ВКП(б)ның Казан шәһәр комитетында: сәнәгать буенча сәркәтип (1942-1943), кадрлар буенча сәркәтип (1943-1946).
- 1946-1953 — ТАССР җиңел сәнәгать министры.
- 1953-1957 — Татарстан край һөнәри берлекләр шурасы рәисе.
ТАССР Югары Шурасы депутаты (1947-1951, 1955-1959).