Гомәр Гали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Гали latin yazuında])
Гомәр Гали
Туган 16 июнь 1900(1900-06-16)
Татарстанның Буа районы Иске Тинчәле авылы
Үлгән 6 июль 1954(1954-07-06) (54 яшь)
Подпорожье[d], Казачински районы, Красноярск крае, РСФСР, СССР[1]
Яшәгән урын Мергасов йорты[2]
Милләт татар
Һөнәре язучы, әдәби тәнкыйтьче

Гомәр Галитатар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомәр Билал улы Галиев 1900 елның 16 июнендә Татарстанның Буа районы Иске Тинчәле авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Донбасска китә һәм 1919 елга кадәр шахтада эшли. Гражданнар сугышында катнаша. Казанга килеп, Татар коммунистлар университетының әдәбият бүлегенә укырга керә. 1925 елда аны тәмамлагач, «Безнең юл» журналында, соңрак Татарстан китап нәшриятында эшли, югары уку йортларында әдәбияттан дәресләр алып бара, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Ул «Ат саклаганда», «Таң кияве», «Беренче мәхәббәт», «Утыз бишәү, әти» һ.б.ш. хикәяләр, күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр яза.

Аның «Бәхет», «Биктимер ничек эшче булды», «Чит илләрдә», «Кубан буйларында», «Нәфисә җиңги», «Г.Гали хикәяләре» дигән хикәя китаплары, «Сайланма әсәрләр», «Ун ел эчендә татар әдәбияты», «Пролетар әдәбияты өчен көрәшкәндә» дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыклары дөнья күрде.

1937 дә советларга каршы юнәлтелгән милләтчелектә һәм троцкизмда гаепләнеп кулга алына. 1947 дә азат ителә, ләкин 1949 да кабат кулга алына, сөргенгә җибәрелә һәм анда 1954 елны фаҗигале рәвештә һәлак була. 1955 елда аклана.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары[3] белән Казанның Идел буе районындагы (Мирный бистәсе) Торба урамы (рус. улица Трубная) атамасы Гомәр Гали урамы итеп үзгәртелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2005_1/03/03_31/
  2. Гусаров, Романов, Оболенский Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1936.
  3. Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары № 155 (28.04.2007)