Гомәр Исмәгыйлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Исмәгыйлев latin yazuında])
Гомәр Исмәгыйлев
Туган телдә исем Гомәр Гыймран улы Исмәгыйлев
Туган 15 июнь 1907(1907-06-15)
Казан
Үлгән 1983(1983)
Үзбәкстан Әндиҗан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре театр режиссеры
Җефет I Разия Фәйзуллина
II Үрия
Бүләк һәм премияләре Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967)

Гомәр Исмәгыйлев, Гомәр Гыймран улы Исмәгыйлев, рус. Исмагилов Гумар Гимранович (1907 елның 15 июне, Казан1983, Әндиҗан) — режиссер, Камал театрында, Акмәчет кырымтатар театрында, Әндиҗан үзбәк театрында эшләгән «иң талантлы, махсус югары белемле режиссерларның берсе», Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның 15 июнендә Казанда туган. Казанда татар театр техникумын (1927), Мәскәүдә ГИТИС (1935) тәмамлаган. 1930 елдан Татар дәүләт академия театрында. Баштарак режиссер ярдәмчесе, 1934-1937 елларда режиссер, 1936 елдан — баш режиссер.

Казан театр техникумында укыта. Шәкертләре арасында артистлар Һидаят Солтанов, Вера Минкина, драматурглар Сәет Шәкүров, Хәй Вахит, театр рәссамы Солтан Гарифуллин бар. Сәяси золым чоры башлангач, 1937 елның көзендә, театрда фирка җыелышында, «роль бирмәгән өчен» дигән сылтау белән, ГИТИС тәмамлаган режиссерны эшеннән алдырталар, театрдан китәргә мәҗбүр итәләр. Мәскәү аны эш урынына кире кайтара — я Чиләбегә, я Кырымга китәргә тәкъдим ясый. Г. Исмәгыйлев Кырымга китеп бара.


« Татар театрында якты эз калдырган, иң яхшы, махсус белем алган, укымышлы, оригиналь фикер иясе, талантлы шәхес, мәдәни яктан үзенең культурасы белән башкалардан аерылып торган режиссерын Татарстан шулай югалта[1].
»
« Ике Гомәр (Гомәр Девишев, Гомәр Исмәгыйлев) татар театры өчен егерме режиссер эшли алмаганны эшләп китте. Алар куйган спектакльләр, алар кулланган психологик алымны кабатларга тырышкан кеше булмады, кабатларга тырышкан кеше куйган спектакльләр бары тик шул ике Гомәр спектакльләренең зәгыйфь күчермәсе булып кына кала бирде[2].
»

1938-1944 елларда Акмәчет кырымтатар театрында режиссер. Иң беренче итеп ул сәхнәгә казантатар классик әсәрләрен («Зәңгәр шәл», «Хаҗи-әфәнде өйләнә», «Галиябану») меңгезә. Шекспир, Мольер, Гомәр Ипчи, Лятиф-задә, Гольдони, Бомарше, Толстой, Тренёв әсәрләрен куя[3].

Сугыш башлангач, Исмәгыйлев хатыны Разияне Казанга җибәреп өлгерә. Кырым алман фашистлары кулында калгач, театрга уйнарга рөхсәт ителә, алман драматурглары әсәрләрен, татар классикасын куя. 1944 елның маенда, труппасыннан аерылырга теләмичә, ирекле рәвештә Кырымнан сөргенгә китеп бара.[4]

Сөрген җирендә, Үзбәкстанда, кырымтатар театр труппасына эшләү тыела. 1944 елдан Әндиҗан үзбәк музыкалы драма театрында режиссер, 1957 елдан баш режиссер. Үзбәк драматурглары әсәрләре белән бергә Н.В. Гогольның «Өйләнү», К. Симоновның «Рус мәсьәләсе», П. Поповның «Гаилә», А. Островскийның «Урман», Ф. Шиллерның «Юлбасарлар»ын, У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын куя. «Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә (1967).

1974—1977 елларда Әндиҗан өлкәсе «Лалә» курчак театрының (үзб. Andijon viloyati "Lola" qoʻgʻirchoq teatri) режиссеры/

1956 елда аклана. 1983 елда Әндиҗанда вафат була, шунда җирләнгән.

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәүләт академия театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1967 Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәшидә Җиһаншина. Тормышым минем — театр. Казан: ТКН, 1997. ISBN 5-298-00825-9
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  3. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  4. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Усман Әлмиев. Еллар һәм җырлар. 52- биттә
  2. Нәкый Исәнбәт. Китапта: Р. Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. 784-биттә
  3. Кырымтатар театры сайты, archived from the original on 2017-09-27, retrieved 2016-11-01 
  4. В Крыму готовятся к съемкам фильма о судьбе татарского режиссера Гумера Исмагилова
  5. «Россия для всех» сайты(үле сылтама)