Гомәр Куатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Куатов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гомәр Куатов
Туган телдә исем баш. Ҡыуатов Ғүмәр Мөхәммәтғалим улы
Туган 10 гыйнвар 1883(1883-01-10)
Җиянчура райуны, Россия
Үлгән 6 июнь 1946(1946-06-06) (63 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче

Куатов Гомәр Галим улы (29 июнь 1893 ел6 апрель 1946 ел) — табиб-хирург, дәүләт эшлеклесе. Беренче дөнья, Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучысы. Башкортстанда сәламәтлек саклау эшенә нигез салучыларның берсе, 1919-1928 елларда БАССР сәламәтлек саклау халык комиссары, бер үк вакытта 1922 елдан — Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы Үзәк санитар‑эпидемик гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомәр Галим улы Куатов 1893 елның 29 июнендә Ырынбур губернасы Орск өязе Үсәргән кантонына караган (хәзерге Башкортстанның Зиянчура районы) Куат-Бикбирде авылында укытучы гаиләсендә туган.

1912 елда Ырынбур гимназиясен, 1917 елда Казан университетының медицина факультетын белем ала. Врач дипломын алуга Беренче дөнья сугышы башлана, фронтка китә.

Революциядан суң Гомәр Куатов Башкортстанның беренче сәламәтлек саклау халык комиссары итеп тәгаенләнә. Бу вазифаны башкару аңа бик авыр елларда туры килә. Ватандашлар сугышы Башкортостанды бик бөлгенлеккә төшерә. Һәркайда ачлык, ялангачлык хөкем сөрә, төрле йогышлы яман чирләр тарала. Ул елларда сәламәтлек саклауда кадрлар җитешми. Башлангыч халык комиссары эш башлаганда ни бары 6 врач була. Гүмәр Курчатовның белеме, оештыру сәләте, армый талмый фидакәр эшләве сәламәтлек саклау эшенә җәмәгатьчелекне ылыктыра.

1926 елда республикада трахома чире тарала, Гоүмәр Куатов Уфада күз авырулары институтын булдыру өчен бик күп көч куя. Гомәр Галим улы тырышлыгы белән Германиядан Уфага кыйммәтле корылмалар кайтартыла, бу күз авырулары институтында катлаулы операцияләр эшләргә мөмкинлек бирә. Халык арасында аңлату һәм дәвалау эшләре киң җәелдерелә.

1930 елда Куатов Мәскәүнең Үзәк нерв системасы эшчәнлеген күнегү институтына укырга керә. Җаваплы вазифалар алу белән беррәттән фәнни эш белән шөгыльләнә. Бик күп фәнни эшләре нәшер ителә.

1937-1938 еллардагы репрессияләр вакытында аңа чыгышы белән морза булуын һәм бер чор Уфа земство управасы җитәкчесе булуын яшергән өчен каты шелтә бирәләр (1938), ләкин башка төрле гаеп такмыйлар һәм ул иректә кала.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби госпитальләрдә эшли, хирургик операцияләр ясый.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортостандагы иң зур клиник шифаханә Куатов исемен йөртә.
  • Уфа шәһәре Калинин районындагы урам Куатов исемен йөртә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ҡыуатов Ғүмәр Ғәлим улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.