Гомәр Мәрдәнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Мәрдәнов latin yazuında])
(Гомәр Мәрданов битеннән юнәлтелде)
Гомәр Мәрдәнов
Туган 15 ноябрь 1930(1930-11-15)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Иске Җогып авылы
Үлгән 14 гыйнвар 2019(2019-01-14) (88 яшь)
РФ, ТР, Әтнә районы, Олы Әтнә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Гомәр Хәннан улы Мәрдәнов ― татар артисты, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда ТАССР Әтнә районы Иске Җогып авылында дөньяга аваз биргән. Авыл мәктәпләреннән соң 1948 елда Казан шәһәрендәге татар дәүләт театр училищесында укып белем ала. Аннан соң 4 ел да 7 ай армия сафларында хезмәт итә. Гомәр агага замананың авыр, сугыш чорлары да туры килә. Балачактан ук колхозда үгез, атлар җигеп, басу-кырларда, авыл хуҗалыгында да эшләргә насыйп була. Белемгә, сәхнәгә булган омтылышы, таланты аны олы сәнгать юлына алып чыга. 1955 елдан 1959 елга кадәр ул Кенәрдә мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ә менә 1959 елдан бирле ул инде үзебезнең Әтнәбездә хезмәт итә. Аның биредәге хезмәтләре тиңдәшсез. Мәдәният йорты директоры, режиссер, халык театры (хәзерге Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры) җитәкчесе һәм башка вазыйфаларны башкара. Гомәр ага Мәрдәнов Әтнә районының данын чит төбәкләргә, хәтта Мәскәүгә да таныткан шәхес.

1968 елны Гомәр Хәннан улы Мәрдәновка «Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

2018 елның 14 гыйнварында озакка сузылган авырудан вафат була.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтнә театрының легендар режиссеры исемен мәңгеләштерү максатыннан, театр инициативасы белән «Гомәр Мәрданов исемендәге мәктәп театрлары фестивале» оештырылган [3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]