Гомәр Саттаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Саттаров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гомәр Саттаров
Cаттаров.png
Туган 2 июль 1932(1932-07-02)[1] (87 яшь)
Мулла Иле, Яшел Үзән районы, Русия
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Гомәр Саттаров — күренекле тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист филология фәннәре докторы, Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, күпсанлы гыйльми китаплар авторы.

Тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2нче июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа.

1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.

1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.

1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор;

1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.

Гомәр Фәез улы Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]