Гондураста ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гондураста ислам latin yazuında])
Гондураста ислам
Дәүләт  Һондурас
Бу мәкалә Ислам турында

Гондураста ислам (исп. El Islam en Honduras, гарәп. الإسلام في هندوراس‎) ― азчылык дине. Ил халкының (9,5 млн кеше, 2018 елга) 0,12 % ы – мөселманнар (5000―6000 кеше) [1]. Бяләүләр буенча, илдәге 8-9 миллион кешенең 150 000 нән 200 000 гә кадәре – гарәп чыгышлы, аларның күпчелеген Фәлистыйн гарәпләре (Вифлеем һ. б. җирләрдән килгән) тәшкил итә [2]. Әмма бу гарәпләрнең күпчелеге – христианнар (православие һәм католик диннәре тарафдарлары). Көнбатыш ярымшарның бер генә илендә дә гарәп мөһаҗирләренең шундый югары өлеше юк, һәм абсолют саннарда гарәпләр саны буенча Гондурас АКШ, Мексика, Колумбия, Венесуэла, Канада һәм Чилидан соң җиденче урында тора [3].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гондураска Христофор Колумб килгәнче, гарәп һәм Африка илләреннән чыккан кешеләр яшәгән. Болар – Андалусия корольлеге җимерелгәч, репрессияләрдән качып килгән мөселманнар була.

Яңа заманда Гондурас үзенең беренче гарәп мөһаҗире вак сәүдәгәр Константино Нинины (Constantino Nini) 1896 елда кабул итә. 1898 елның 22 декабрендә Роза Хандал (Rosa Handal) күчеп килә. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач һәм Госман империясе таркалганнан соң, Гондураска күчеп килүче гарәпләрнең саны арта. 1918 елда җирле сораштыру нигезендә, гарәп мөһаҗирләренең, нигездә, Фәлистыйн христианнары булуы һәм аларның күпчелеге зурлыгы буенча илнең икенче шәһәре Сан-Педро-Сулада тупланган булуы һәм шәһәрдәге сәнәгатьнең 41 % ын үз кулларына алуы ачыклана. Фәлистыйн гарәпләре Палестина өстеннән Госман империясе контроле аркасында мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган, гарәпләр Госман империясе паспортлары белән килгән, шуңа күрә аларга «төрек» (Turcos) исеме берегеп кала. Фәлистыйн гарәпләренең һиҗрәте Икенче бөтендөнья сугышы һәм 1948 елдагы Гарәп-Израиль сугышыннан соң көчәя. Мөселман гарәпләр үзләре өчен мәчет ачалар, анда мөселман гаиләләрендә туган балаларга Коръән нигезләрен һәм гарәп телен өйрәтәләр [4].

1999 елның мартында кофе экспортеры Оскар Кафати (Oscar Kafati) Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына тәкъдим ителгәнче, Гондураста гарәп чыгышлы кешеләр арасыннан вазыйфаи затлар булмаган. Безнең көннәрдә ил хөкүмәте чиновниклары арасында Фәлистыйн гарәпләренең нәселеннән вице-президент Уильям Хандал, Үзәк банк президенты Виктория Әсфура, махсус йөкләмәләр буенча министр Хуан Бен-дек һәм Гондурас парламенты депутатлары бар.

Җомга көнне намаз вакыты җиткәч, Гондурас хөкүмәте мөселманнарга үз эш урыннарыннан китәргә, Коръәнне өйрәнү өчен башкала Тегусигальпада мәдрәсә төзергә рөхсәт иткән.

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гондураста ике танылган ислам оешмасы бар. Гондурасның мөселман ассоциациясе үз позицияләрен ныгыту өчен Гватемала, Сальвадор һәм Никарагуа мөселман җәмгыятьләре белән мөнәсәбәтләр урнаштырган. Мөселман ассоциациясе намаз уку өчен арендага 3 бина алган, шулай ук инглиз һәм испан телләренә тәрҗемә ителгән ислам китапларын нәшер итүче буларак эшли.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Гондурас мәчете фотосурәте.

Сан-Педро-Сула шәһәре мәчете – Гондурастагы иң зур мәчет һәм алдан ук мәчет итеп төзелгән бинада урнашкан бердәнбер мәчет.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Pew Research Center,Mapping the Global Muslim Population. A Report on the Size and Distribution of the World's Muslim Population, October 2009, p. 33 [1] 2011 елның 19 май көнендә архивланган..
  2. The Arabs of Honduras, Saudi Aramco World (July–August 2001).
  3. The Arabs of Honduras, Luxner, L., JA 01: 34-37
  4. Muslim Population 2006 елның 13 май көнендә архивланган.