Гонконгта ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гонконгта ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Коулун мәчете(ингл.)Гонконгта иң зур мәчет

Гонконгта ислам (кыт. 香港伊斯蘭教; ингл.  Islam in Hong Kong) — Гонконг территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Гонконг халкының (7 млн 496 мең кеше) 4,10 % ы (300 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Гонконг мөселманнары сөнни ислам агымы вәкилләре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ГонконгКытайның ике махсус административ районының берсе (икенчесе Макао). 1841 елда Британия гаскәрләре Гонконгны рәсми рәвештә яулап алганнан соң, аның халкы 7 541 кеше булган. 1850 елларда Гонконгка Тайпин восстаниесе аркасында күп санлы кытайлар күчеп килә. Су басу, тайфун һәм ачлык кебек табигый бәла-казалар күп кенә кешеләрнең Гонконгка күчүенә китергән. Халык саны 1916 елда 530 000 нән 1925 елда 725 000 гә кадәр һәм 1941 елда 1,6 миллионга кадәр үскән. 1950 елда Гонконг халкы 2,2 миллион кеше тәшкил итә. 2001 елда ул 6,7 миллион кешегә кадәр арткан. 2020 елда Гонконг халкы 7 млн 496 мең кеше.

Гонконгта кантон теле (рәсми тел), инглиз теле (рәсми тел), мандарин теле (рәсми тел), башка Кытай диалектлары кулланыла.

Гонконг халкының 93,6 % ы — этник кытайлар. Гонконгта Көньяк Азиядән чыккан, шул исәптән Һиндстан, Непал һәм Пакистан ватандашлары, шулай ук Вьетнам качаклары яши. Шәһәрдә шулай күп кенә канадалылар, британиялеләр, америкалылар, кореялеләр һәм японнар эшли. Филипин һәм Индонезиядән килгән 250 мең хезмәткәр исәпләнә.

Гонконгта төп диннәргә буддизм, даосизм һәм конфуцийчылык керә. Христианнар халыкның 11 % ын тәшкил итә, аларның күбесе протестантлар[2].

Гонконгта ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмигъ мәчете(ингл.) — Гонконгның иң борынгы мәчете

2016 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Гонконг халкының 4,1 % ы, ягъни 300 000 мөселман ислам динен тота. Шул исәптән 50 000 — кытайлылар, 150 000 — Индонезия һәм 30 000 — пакистанлылар, калганнары — дөньяның башка илләреннән. Гонконгта мөселманнарның күпчелеге — сөнниләр[3].

Гонконгта 12 меңләп мөселман гаиләсе — Көньяк Азия ирләренең җирле кытай хатын-кызлары белән төзегән катнаш гаиләләр. Мөселманнар санын материк Кытаеннан күчеп килгән хуэй мөселманнары да нык арттырган. 120 мең мөселман — Индонезиядән килгән, асрау булып эшләүче хатын-кызлар. [4].

Гонконгта ислам тарихы Британия идарәсе чорыннан башлана. Гонконгта беренче мөселманнар — Һинд солдатлары. XIX гасыр уртасыннан башлап, Гонконгка Көньяк Азия һәм материк Кытайдан килгән солдатлар һәм бизнесменнар саны арта бара. Гонконг Британия хөкүмәте мөселманнарга үз җәмгыятьләрен һәм мәчет, зиратларын төзү өчен җир бүлеп биргән. Британия хөкүмәте мөселман җәмгыятьләренең хокукларын хөрмәт иткән, аларга ярдәм күрсәткән[5].

1922 елда Гонконг мөселман мәдәни һәм туганлык берлеге (The Chinese Muslim Cultural & Fraternal Association) оештырыла. 1963 елда хәйрия оешмасы буларак яңадан теркәлү узган.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гонконгта 7 мәчет эшли. XIX гасыр ахырында төзелгән, 1915 елда реконструкция үткәрелгән җәмигъ мәчете(ингл.) — Гонконгның иң борынгы мәчете. Анда 400 кеше сыя.

1981 елда ачылган Аммар мәчете (8 катлы ислам мәдәни үзәгенең ике катын били) Гонконг ислам берлеге тарфыннан идарә ителә. Анда 1500 кеше сыя.

1984 елда Коулунда 1896 елда төзелгән мәчет урынына яңа бина төзелгән. Анда 2 мең кеше сыя.

Гонконгта ике мөселман зираты бар. Кейп-Коллинсон (Cape Collinson) зиратында шулай ук мәчет төзелгән.

Гонконг мөселманнарының 50 % ын Кытай мөселманнары тәшкил итә. Кытай мөселманнары Гонконгка беренче тапкыр XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында моңа кадәр күп гасырлар дәвамында яшәгән Көньяк Кытай яр буе районнарыннан килгән. Алар үз җәмгыятьләренә Ван-Чай (Ван-Чай мәчете урнашкан урында) районы тирәсендә нигез салган. Кытай мөселманнары Гонконгның Ислам оешмаларында мөһим роль уйный.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]