Гордон Ньюфелд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гордон Ньюфелд latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гордон Ньюфелд
ингл. Gordon Neufeld
Гордон Ньюфелд
Туган 1946(1946)
Канада, Ванкувер
Ватандашлыгы КанадаFlag of Canada.svg Канада
Әлма-матер Британ Колумбиясе университеты[d]
Һөнәре психолог-девелопменталист
Эш бирүче Британ Колумбиясе университеты[d]
Балалар биш бала
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Сайт neufeldinstitute.com

Гордон Ньюфелд (ингл. Gordon Neufeld, 1946 ел, Канада, Ванкувер) — фәлсәфә фәннәре докторы, Канада (Ванкувер) психолог-девелопменталисты, табиб Габор Матэ белән берлектә язылган “Балаларыгызны ычкындырмагыз” (Hold on to Your Kids: Why Parents Need to Matter More Than Peers)[1] китабының авторы. Хәзерге вакытта китап 10 телгә тәрҗемә ителгән, шул исәптән урыс теленә дә[2]. Ньюфелдның алымы (аның ияләнүгә нигезләнгән үсеш концепциясе) Джон Боулбиның ияләнү теориясенә нигезләнә[3]. Ньюфелд ияләнүнең алты баскычтан торган теориясен эшләп чыгарган, шулай ук ул ияләнүнең полярлашуы төшенчәсенә дә аңлатма бирә, ә бу төшенчә исә оялчанлыкны да, саклану максатында читләшүне дә аңлата. Аның ияләнү моделе универсаль: аны олыларга да, балаларга карата да, өйдә дә, уку йортында да файдаланырга була.

Моннан тыш, Ньюфелд Канадада Ванкувер шәһәрендәге Ньюфелд Институтына (Neufeld Institute) нигез салучы. Институт белгечләргә һәм әти-әниләргә шәхси белем бирү программалары, шулай ук презентацияләр, семинар һәм курслар, шул исәптән видеокурслар тәкъдим итә. Укыту берничә телдә алып барыла: инглиз, француз, алман, испан, иврит, швед һәм урыс телләрендә[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Gordon Neufeld. Hold On to Your Kids. — Random House LLC., 2006. — С. 320. — ISBN 978-0-375-76028-0
  2. Гордон Ньюфелд. Не упускайте своих детей. Hold On to Your Kids. — Издательство "Ресурс". — С. 384. — ISBN 978-5-905392-08-5
  3. What IS Attachment and How Do You Get It? Mothering.com (ингл.)
  4. The Neufeld Institute. Official site (ингл.)