Горький тимер юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Горький тимер юлы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Горький тимер юлы
Логотип
Нигезләү датасы 2003
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Рәсми веб-сайт gzd.rzd.ru
Commons-logo.svg Горький тимер юлы Викиҗыентыкта

Горький тимер юлыРусия башкаласы Мәскәү шәһәрен Урта Идел буе, аның аша Урал, Себер, Урта Азия җирләре белән тоташтыручы тимер юллар системасы. Юлның идарәсе Нижгарда урнашкан.

Яшел Үзән тимер юл күпере, 1909-1913 елларда төзелгән

Гомуми сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Горький магистраленең озынлыгы – 5734 км: Владимир өлкәсеннән башлап, Свердлау өлкәсенә кадәр. Озынлык ике параллель юнәлешкә туры килә: Мәскәү – НижгарКиров һәм МәскәүКазанЕкатиринбур. Ике сызык рокадалар белән бәйләнгән.[1]

Ул Русиянең 15 субъектын хезмәтләндерә, шулар арасында 6 республика (Мордовия, Чуаш республикасы, Удмуртия, Татарстан, Марий-Эл, Башкортстан), 8 өлкә (Мәскәү, Владимир, Нижгар, Киров. Свердловск, Рязань, Сембер). Әгерҗе тармагы Пирем крае, Башкортстан һәм Свердловски өлкәсе аша уза. Төп (чат) станцияләр: Владимир, Новки, Ковров, Горький-Сортировочный, Котельнич, Киров, Лянгасово, Мөрәм, Арзамас, Красный Узел, Канаш, Зөя, Яшел Үзән, Юдино, Әгерҗе.

Тарих сәхифәләреннән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү-Нижгар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдән Нижгарга кадәрге тимер юл салу турындагы проектлар XIX гасырның 30нчы елларына карый. Бу проектны заманның тәрәккый әһелләре хуплап чыга. Александр Пушкин фикеренчә, Нижгарга юл сузу – Питырбурдан «Патшалар сала»сына илтә торган юлга караганда заруррак.[2] Яңа юл төзү эшләре 1858-59 елларда башланган. Мәскәүдән Владимирга 177 чакрымлык юл рәсми рәвештә 1861 елның җәендә башланган. Икенче яктан, Нижнийдан, башланган төзелеш сүлпәнрәк барган, линия тулысынча 1862 елның 1 августында ачыла. Хәрәкәт бер юлдан барган, 30 елдан соң ике рәтле хәрәкәт ачыла.
1894 елда хөкүмәт тимер юлны сатып ала.
1918 елның маенда ул большевикларның юллар комиссариаты кулына күчә.

Казан тимер юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан тимер юлы, 1940 ел

1864 елда төзелә башлаган юл Мәскәү белән Казанны 1893 елны тоташтыра.

1919 елда ДербышкиЯңавылСвердловски өлкәсе сызыга төзелеп бетә.

1927 елда Яшел ҮзәнЙошкар-Ола сызыгы файдалануга тапшырыла.

1941 елда, сугыш алдыннан КазанБөгелмә сызыгы төзелә башлый. Аның маршруты Дербышки разъездыннан башланып, Биектау, Питрәч аша узып, Чулман елгасын Чистайдан 12 км читтә, Кубас авылы янында кичеп, Чистай, Каргалы, Яңа Чишмә, Кичү, Мәмәт, Писмән аша Бөгелмә янындагы Акбаш станциясендә Куйбышев тимер юлы белән тоташырга тиеш булган. Тулаем озынлык – 354 км. 17 кече, 3 урта күпер һәм Кама аша гаят зур (1200 м) күпер төзелергә тиеш булган. Дербышки, Чистай һәм Бөгелмә янында рельслар салына башлаган. Төзелеш эшләре сугыш башлангач та туктамый, 1942 елда гына туктатыла. Туфрак өеме Дербышкидан якынча Күн авылына кадәр җиткерелгән.[3]

1942 елда, Сталинград сугышы барган көннәрдә И. Сталин боерыгы белән Зөя белән Сембер арасындагы тимер юл төзелә. Төзелештә меңләгән тоткыннарны һәм Татарстан халкын, хатын-кызлар һәм үсмерләрне мәҗбүриләп эшләтәләр. Тимер юл Казанны Буа аша Сембер белән тоташтырган.[4][5]

1936 елда Комиссариат боерыгы белән Мәскәү-Курск тимер юлы карамагыннан Горький тимер юлы чыгарыла (1932 елны Нижгар Горький исеме белән атала башлый); шул ук елны Мәскәү-Казан тимер юлы составыннан Казан тимер юлы чыгарыла.

1961 елны алар Казан һәм Горький тимер юллары берләштерелә. Казанда бүлекчә калдырыла. Бүлекчә карамагына Зөя станциясендә кушылган ике тармак калдырылган. Географик киңлек буенча баручы, Красный Узелдан (Мордовия) Кизнерга (Удмуртия) кадәрге сызык һәм озынлык буенча төньяктагы Яраңдан (Киров өлкәсе) Сембер өлкәсендәге Чынлы станциясенә кадәрге сызык.

Чаллыда Кама автомобильләр заводы төзелү сәбәпле ӘгерҗеТүгәрәк Күл – Акбаш сызыгы төзелә.

Юл башлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда төзелгәннәр яки ремонттан соң эшли башлаганнар: Ижау, Казан, Кукмара, Шөмерлә, Котельнич, Ковров, Йошкар-Ола, Урень станцияләре вокзаллары. 2006 елда Алатыр, Семенов, Нижгар станцияләрендә яңа вокзаллар сафка баскан. 2010 елда Горький тимер юлының урындагы бар бүлекчәләре бетерелгән, шул исәптән Казан бүлекчәсе (шулай ук Мөрәм, Горький, Киров, Ижау бүлекчәләре).

«Татарстан» поезды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елда Горький тимер юлы башлыгы Шәүкәт Шәйдуллин республика җитәкчелеге белән очрашканда: ""Татарстан" поезды гади поезд гына түгел, ә симвыл, Татарстанның йөзе", – дигән иде. 2009 елда “Татарстан” поезды йөрүдән туктады. Яңа состав китерелгәч, аның урынына шул ук сандагы (№ 001/002) "Премиум сыйныфлы" Мәскәү–Казан поезды йөри башлады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]