Госари язмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госари язмасы latin yazuında])

Госари язмасы яки Бутулан язмасы ул Көнчыгыш Явада, Гресикта, Уджунгпангкаһта Госари авылында известьташ тау төбәгендә Бутулан мәгарәдә Шаливаһана чорының 1298 елына (безнең эраның 1376 елына) караган язма. Гадәттә зур монолит ташында киселгән башка борынгы язмалардан аермалы буларак, бу язмалар мәгарә стенасында кисеп ясалган булган.[1] Әйләнә-тирәли даирәдән авыл кешеләре озак вакыт буена язма булу турында белгәннәр, гәрчә аның турында рәсми хөкүмәткә 2004 елда игълан иткәннәр. 2005 елдан бирле дәвам итеп өйрәнү алып барылган булган һәм язма Маҗапаһит патшалыгына бәйле һәм Хайям Вурук хөкеме вакытында язылган булган икәне мәгълүм булган. Шулай ук язма куылу сәбәпле мәгарәдә яшәгән рыцарь Санг Рама Самадья турында булуы икәне мәгълүм. Тарихчы фараз иткәнчә, Санг Рама Самадья мөгаен кайчандыр Маҗапаһитның сарай янында әһәмиятле кшатрия (рыцарь) яки рәсми булган, ул сарай яны сәясәтендә отылган булган һәм патшaга ошамый башлаган. Нәтиҗәдә ул мәгарәдә куылуда булган һәм рухи яки хәрби сәнгать осталыгына ирешер өчен семади (медитациясен) башкарган.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Госари язмасы 2005 елда Мәдәният һәм Туризм Министрлыгыннан археология такымы белән Гадҗаһ Мада Университетыннан Лутһфи тарафыннан 2005 елда тәрҗемә ителгән булган.

  1. diwasani ngambal 1298
  2. duk winahon denira san(g) rama samadya
  3. makadi siri buyutarjah tali kur si
  4. raka durahana

Тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1298 елда (сака, безнең эраның 1376 елында) Амбалда
  2. шул вакытта Сан(г) Рама Самадья яшәгән
  3. буйут арджаһ таликур
  4. куылган берәү

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kompas. 27 July 2010. Prasasti Gosari Terkait Dengan Majapahit. Kompas Jawa Timur page K