Эчтәлеккә күчү

Госмания мәдрәсәсе (Уфа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госмания мәдрәсәсе (Уфа) latin yazuında])

Казанда 1868 елда ачылган Госмания мәдрәсәсе белән бутамаска.

«Госмания» мәдрәсәсе
Элеккеге исем
Солтан мәдрәсәсе,
Җиһанша бай мәдрәсәсе,
Кызыл мәчет мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1888 ел1918 ел
Адрес Уфа, Тукай урамы, 52

Госмания мәдрәсәсе — урта мәдрәсә. Уфадагы Беренче җәмигъ мәчете карамагында 1888 ел (икенче мәгълүматлар буенча, 1887 елда) ачыла.

Нигез салучысы — Хәйрулла Госманов, 1907 елдан соң мәдрәсәгә аның исеме бирелә. Ырынбур мөселман диния назаратына карый, халыктан җыелган иганә исәбенә тотыла. Укыту-тәрбия эшенә мәчетнең имам-хатибы җитәкчелек итә. Урта мәдрәсәнең башлангыч класларын тәмамлаган һәм кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырган 9-14 яшьлек үсмерләр (аерым очракларда өлкәнерәкләр дә) кабул ителгән. Уку түләүле булган (елына 5-10 сум), фәкирләрнең балалары түләүдән азат ителгән.

Сәнгать түгәрәкләре эшли, З. Өммәти мөхәррирлегендә — «Иттифакъ» әдәби-сәяси, М. В. Әмиров һәм Х. Кәримов мөхәррирлегендә «Чеметкеч» көлке журналлары чыгарыла. Мәдрәсә белән Ә. Ә. Вәлидов, З. Камалетдинов, К. Карипов, Г. Терегулов һ. б. эшмәкәрлеге бәйле. Башлангыч елларда — якынча 200-300 укучы (кайчакта 500-гә дә җитә), 1910 елдан 242 малай укый.

1918 ел ябыла; шул ук елда мәдрәсә базасында татар милли гимназиясе ачыла.