Госман Гомәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госман Гомәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Госман Гомәр
Госман Гомәр.jpg
Тугач бирелгән исеме: Госман Гомәр улы Гомәров
Туу датасы: 10 гыйнвар 1933(1933-01-10)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы , Шикнәү Чирмешәне
Үлем датасы: 2 март 2020(2020-03-02) (87 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы-прозаик
Иҗат итү еллары: 1949—х. в.
Юнәлеш: проза
Жанр: повесть, новелла
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Уйна гармуныңны» (1982, ТКН)
Премияләр: Хөсәен Ямашев премиясе
Фатих Хөсни премиясе
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Яшәү җире Чистай урамы[1]

Госман Гомәр, Госман Гомәр улы Гомәров (1933 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Шикнәү Чирмешәне2020 елның 2 марты, РФ, ТР, Казан) — журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Шитнәү-Чирмешән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә бишенче сыйныфны тәмамлагач, заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбен, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елда юллама белән Саба районының «Колхоз байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Өч елдан соң, элеккеге Красный Бор районының (1960 елдан Әгерҗе районына керә) «Ленин юлыннан» газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Газета ябылгач, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында эшли башлаган. 1960-елларда Татарстан Журналистлар берлегендә консультант һәм җаваплы сәркатиб. 1970—1987 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының бүлек мөдире. Аннары «Ватаным Татарстан», «Заман» газеталарында, «Татарстан» журналында эшли. 2002 елдан әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

2020 елның 2 мартында Казанда 87 яшендә вафат. Туган авылында җирләнгән[2][3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Госман Гомәр — татар матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен багышлаган, республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөргән, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес, рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә — дәһшәтле Сталинград сугышында батырлык күрсәткән милләт балалары язмышы.

Вакытлы матбугатта хезмәтләре 1949 елдан күренә башлый. Тормышның әһәмиятле темаларына багышланган язмалар, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Матбугат битләрендә «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998, 2018 (рус телендә)[4]), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары басылган. 2000 һәм 2004 елларда «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике»[5] җыентыклары басылып чыга. 2015 елда парчалардан, кыска хикәя-новеллалардан төзелгән «Даһилар мөнбәре» җыентыгы дөнья күрә[6][7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]