Госман Җиһаншин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госман Җиһаншин latin yazuında])
Госман Җиһаншин
Туган 26 сентябрь 1926(1926-09-26)
Олы Әтнә, Олы Әтнә вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 12 ноябрь 1992(1992-11-12) (66 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Кече Кызыл урам, 14[1]
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче

Госман Шаһи улы Җиһаншин (1926 елның 26 сентябре, Олы Әтнә, Олы Әтнә вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР1992 елның 12 ноябре, Казан, Татарстан) — совет дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры (1971—1983), ТАССРның Куйбышев колхоз-совхоз территориаль идарәсе башлыгы (1962—1965), ТАССР Югары Советы депутаты (1965—1987).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиһаншин Усман Шаһи улы 1926 елның 26 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Олы Әтнә авылында туа[2]. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Әтнә районының Киров исемендәге колхозда хисапчы булып башлый. 1942 елда колхозның кыр бригадасы бригадиры итеп билгеләнә, анда 1943 елның ноябренә кадәр Совет Армиясенә чакырылганчы эшли.

Совет Армиясе сафларында хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943—1950 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Беларуссияне, Литваны азат итү буенча, Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда немец-фашист илбасарларына каршы 3 нче Беларус фронты гаскәрләре составында катнаша. Сугыш вакытында командование биремнәрен уңышлы үтәгән өчен «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Авыл хуҗалыгы эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Запаска киткәннән соң, 1950 елда колхоз рәисләрен әзерләү буенча мәктәпкә укырга керә һәм 1953 елда аны кече агроном белгечлеге буенча тәмамлый[3].

1953 елда СБКФның Әтнә райкомы тәкъдиме буенча «Коммунизм таңы» күмәк хуҗалыгы рәисе итеп сайлана, 1957 елга кадәр колхоз рәисе булып эшләгән чорда берничә колхоздан берләштерелгән колхозны ныгыту, партия һәм хөкүмәт карарларын үтәү буенча күп көч куя.

1957 елда Татарстан АССРның Әтнә машина-трактор станциясе (МТС) директоры итеп билгеләнә, ә 1958 елда МТС үзгәртеп корганда, башта Әтнә, аннары Тукай районы (районнар берләшкәнгә күрә) район авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы итеп билгеләнә, район советы сессиясендә район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана.

Колхоз рәисе, МТС директоры һәм район авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы булып эшләгән чорда Җиһаншин белемнәрен һәм квалификацияләрен күтәрә, читтән торып М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын галим-агроном белгечлеге буенча тәмамлаган. Алган белемнәрен авыл хуҗалыгына фән казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәне кертүдә, колхоз җитештерүен оештыруны ныгытуда куллана.

Партия эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда партия эшенә күчә — 1962 елның декабренә кадәр СБКФның Татарстан АССР Тукай райкомының икенче сәркәтибе итеп сайлана.

1962 елның декабрендә эре совхоз-колхоз җитештерү идарәләре төзелүгә бәйле рәвештә, Татарстан АССРның Куйбышев совхоз-колхоз җитештерү идарәсе башлыгы итеп билгеләнә Анда 1965 елның гыйнварына кадәр эшли. 1965 елның гыйнварында СБКФның Арча райкомы беренче секретаре итеп сайлана[4], ә 1967 елда СБКФның Татарстан өлкә комитеты кадрлар ныгыту өчен Сарман районына юл тота һәм партия райкомының беренче секретаре итеп сайлана[4]. Бу чорда бишьеллык биремнәрен уңышлы үтәгән өчен ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.

1971 елда Җиһаншин Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнә, ул 1983 елга кадәр эшли, министр буларак 12 ел дәвамында республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә, колхоз-совхозларның оештыру идарәсенә, авыл хуҗалыгы белгечләренең белемнәрен һәм квалификациясен күтәрүгә күп көч һәм тырышлык кертә. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен РСФСР Югары Шурасы Президиумының 1983 елның 7 ноябрендәге Указы белән аңа «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1976 елда — Татарстан АССР Югары Шурасы Президиумының Мактау грамотасы, 1986 елда — СБКФның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

1983 елда сәламәтлеге начараю сәбәпле (бавырга операция күчерә) үзенең үтенече буенча министр вазыйфаларыннан азат ителә һәм Татарстан АССР буенча авыл хуҗалыгы продуктларының сатып алу һәм сыйфаты буенча Баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнә[2].

1986 елда Дәүләт агропромы барлыкка килү сәбәпле, ТАССР Дәүләт Агропромы продуктларын әзерләү һәм сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе башлыгы итеп билгеләнә, ТАССР Дәүләт Агропромы коллегиясе әгъзасы була.

1951 елның декабреннән Җиһаншин СБКФ әгъзасы, партия стажы 36 ел. 1963—1984 елларда СБКФның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы булып сайлана. 1966 елдан 1985 елга кадәр VII, VIII, IX һәм X чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1969 елдан 1971 елга кадәр Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары булып сайлана.

1984 елда Татар өлкә партия конференциясендә өлкә партия оешмасының ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1987 елда лаеклы ялга китә.

Госман Шаһи улы Җиһаншин 1992 елның 12 ноябрендә вафат була[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1966 елның 30 мае һәм 1971 елның 8 июне);
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985 елның 11 марты);
  • «Батырлык өчен» медале (1944 елның 8 июле);
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945 елның 9 мае);
  • «Кенигсбергны алган өчен» медале (1945 елның 9 июне);
  • "В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале (1970 елның 7 апреле);
  • «Хезмәт ветераны» медале (1985 елның 2 августы);
  • «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме (1983 елның 7 сентябре).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. 2,0 2,1 Татарская энциклопедия / М. Х. Хасанов (редактор). — Казань: Институт Татарской Энциклопедии АН РТ, 2005. — Т.2. — 656 с. — ISBN 5-902375-02-9
  3. Исполнилось 90 лет со дня рождения министра сельского хозяйства ТАССР Усмана Зиганшина
  4. 4,0 4,1 Первые секретари городских, районных партийных комитетов и партийных комитетов промышленно-производственных и производственных колхозно-совхозных управлений
  5. В Минсельхозпроде РТ почтили память Усмана Зиганшина