Гошер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гошер latin yazuında])

Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Гошер — ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Бу гамәлне инкяр итүче кеше, әлбәттә, кяфер була. Ә инде аны ниндидер сыйфат, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә «Бакара (Сыер)» сүрәсенең 277 нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: «Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас» (Ногмани тәфсиреннән). Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс, ди.

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. «Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем», — ди, мәгәр, эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында «әл-Гыймран» сүрәсенең 180 нче аятендә болай ди: «Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән Кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар» (Ногмани тәфсиреннән). Бу аять — саран кеше хакында. Без үзебезгә сорау бирергә тиешле: бәлки, зәкят чыгарырга малыбыз җитмидер? Тик гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә «Тәүбә» сүрәсенең 60 нчы аятендә: «Сәдакалар — фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче» (Ногмани тәфсиреннән). Югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер сәдакасын мәчет-мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп-бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирү хәерлерәктер. Рәсүлебезнең (с.г.в.) сәхабәсе Гомәр (р.г.) бер вәгазендә сәхабәләргә шундый сүз җиткерә: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына каптырыр идем», — ди. Шулай итеп, хәтта Гомәр (р.г.) дә гошер малын мескен-мохтаҗларга бирү хакында түгел, ә бәлки шәкертләргә тапшыру турында аңлатып китә. Бу, әлбәттә, безгә зур үрнәк. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһ, мәчетләребез каршында мәдрәсәләр уңышлы гына эшләп килә. Гошер сәдакасын дини уку йортларында укучы шәкертләргә бирү күпкә әҗерлерәк булыр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нияз САБИРҖАНОВ

Musulman.su