Эчтәлеккә күчү

Грек колонизациясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Грек колонизациясе latin yazuında])
Грек полислары, б.э.к. IV гасыр

Греция колонизациясе[1][2] — Борынгы грекларның Урта һәм Кара диңгез ярларында зур күләмдә урнашуы. Греция колонизациясе чорын безнең эрага кадәр VIII—VI гасырлар, полислы төзелеше формалашу чоры үз эченә ала. Грециядә бу процесс «Бөек грек колонизациясе» дип атала.[2]

Дорийлар һәм иониклар Урта диңгезнең төньяк яр буенда таралалар, аннан соң алар Кара диңгездә дә очрыйлар.

Полислар барлыкка килгән 300 ел Бөек колонияләштерү чоры да булып тора. Вакыт-вакыт теге яисә бу полиста халыкның бер өлеше үзенең мал-мөлкәтен корабларга төягән дә диңгез аръягына яңа ватан эзләп мәңгелеккә чыгып киткән. Ерак җирләрдән күчеп килгән кешеләр, яңа шәһәр салу өчен, урын сайлаганнар. Ул, һичшиксез, диңгез ярында, уңайлы гаваньлы һәм акрополь өчен биек калкулыклы җирдә урнашырга тиеш булган. Күчеп килүчеләр җирле кабиләләр белән, файдалы сәүдә оештырып, уртак тел табып, тыныч юл белән килешергә омтылганнар.

Урта һәм Кара диңгез яр буйларында греклар күп санлы колонияләргә нигез салганнар. Күченүчеләр яңа полис гражданнарына әверелгәннәр.

Үзләренең элеккеге ватаннары белән дә дустанә мөнәсәбәтләрне, сәүдә бәйләнешләрен саклаганнар. Грециядән колонияләргә һөнәрчелек әйберләре, шулай ук амфораларда (зур һәм очлы төпле балчык савыт) шәраб һәм зәйтүн мае алып килгәннәр. Колонияләрдән бодай һәм коллар җибәргәннәр.

Бөек колонияләштерүне греклар төп ике юнәлештә алып барганнар: төньяк-көнчыгышка (Кара диңгез буена) һәм көнбатышка (Урта диңгез буйлап). Кара диңгез буендагы колонияләр — Ольвия, Херсонес һәм Пантикапёй (хәзерге Керчь). Ә көнбатыш юнәлештә — Сиракуза, Тарёнт, Массйлия (хәзер Франциядәге Марсель шәһәре).

Ләкин ни өчен соң греклар туган шәһәрләрен мәңгегә ташлап шулай еракка киткәннәр? Грециядә уңдырышлы җирләр аз, ә греклар сугышларсыз яшәгән әлеге чорда илдә халык саны бик тиз арткан. Иң яхшы җирләрне басилейлар һәм Гомер заманы аксакаллары нәселеннән булган аксөякләр эләктергән. Бурычын түләмәсә, алар дёмостан (гади халыктан) җирләрен тартып алганнар, крестьяннарны көнлекчегә, ә аннан соң, гомумән, бурыч колларына әйләндергәннәр. Имана җирен югалтучылар гражданлык хокукларыннан да мәхрүм ителгәннәр. Күпләр яңа полис гражданнары булу һәм анда җир алу өчен китеп үк барганнар.

Моның башка сәбәбе дә булган: аксөякләр белән демос арасында бертуктаусыз көрәш барган. Еш кына демос юлбашчысы хакимиятне яулап алган һәм үзен тиран, властьны үзендә генә туплаучы хөкемдар дип игълан иткән. Ул вакытта күп кенә аксөякләр, тормышларын куркыныч астына куюдан куркып, үз тарафдарлары белән бергәләп полистан киткәннәр. Аксөякләр җиңгән очракта, аларның дошманнары шәһәрдән чыгып качкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Киреев — Конго [Электронный ресурс]. — 2009. — С. 525. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 14). — ISBN 978-5-85270-345-3.
  2. 2,0 2,1 Колонии античные // Кварнер — Конгур. — М. : Советская энциклопедия, 1973. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 12).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]