Гренландиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гренландиядә ислам latin yazuında])
Гренландиядә ислам
Дәүләт  Дания кыйраллыгы[d]
Административ-территориаль берәмлек Гренландия[d]
Бу мәкалә Ислам турында
Гренландия картада

Гренландиядә ислам (дан. Islam i Grønland, гарәп. الإسلام في جرينلاند‎) ― азчылык дине. 2013 елга мәгълүматлар буенча, Гренландиядә яшәүче бердәнбер мөселман – ил башкаласы Нуукта яшәүче, анда ресторан белән идарә итүче Ливан гражданины Вәссам Азакир (Wassam Azaqeer).

ГренландияТөньяк Боз океаны һәм Төньяк Атлантика арасындагы географик хәленә карап, кояш нибары берничә сәгать кенә күренми торучы ил. Рамазан аенда Вәссам Азакирга 12-16 сәгать, кайбер елны 21-әр сәгать ураза тотарга туры килгән. 21 сәгатьлек уразадан соң, аның балыктан азык пешереп ашау һәм тиешле намазларын уку өчен нибары ике сәгать вакыты калган була. Согуд Гарәбстанының Arab TV телевидениесе репортажы күрсәткәнчә, Гренландия мөселманына Ислам диненә бирелгәнен раслау өчен барысына да түзәргә туры килгән. Вәссам Азакир Гренландиядә яшәүче, ураза тотучы һәм гыйбадәт кылучы бердәнбер мөселман булуы белән горурлануы турында белдергән [1].

Гренландия халкының (56 421, 2021 елга [2] [3]) абсолют күпчелеге христианнар (95,5 % ы лютераннар(ингл.) яки Гренландия чиркәве(ингл.) диндарлары, 0,2 % ы католиклар, 0,1 % тан кимрәге православие диндарлары, 0,4 % ы башка христианнар). 0,64 % Бәһаи динендәгеләр [4].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Greenland’s sole Muslim resident fasts 21 hour. IceNews, 23.08.2013(ингл.)
  2. Greenland
  3. Greenland, Religion And Social Profile. 2018 елның 16 октябрь көнендә архивланган. National Profiles. International Data. TheARDA(ингл.)
  4. Table: Christian Population as Percentages of Total Population by Country. 2018 елның 5 февраль көнендә архивланган. Pew Research Center(ингл.)