Григорий Белов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Белов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Үлем датасы 1979
Һөнәр төре археолог, музейный работник
Әлма-матер Петербург дәүләт университеты

Белов Григорий Дмитриевич (18981979) — совет археологы һәм музей хезмәткәре. 100-дән ашу фәнни хезмәт авторы, шул исәптән «Таврия Херсонес» монографиясе.[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белов Григорий Дмитриевич 1898 елның 25 мартында (яңа стиль буенча 7 апрель) Новгород губернасы Череповецкий өязендә крестьян гаиләсендә туган.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда укуханәне тәмамлагач, Григорий Новгород укытучылар семинариясенә укырга керә. Семинарияда укуны тәмамлагач, 1917 елда туган ягында укытучы булып эшли башлый. Бөек Октябрь инкыйлабынан соң укытучы хезмәте белән бер үк вакытта халык мәгарифе бүлегендә сәркатип сыйфатында эшли.[2]

1920 елда белемен дәвам итү өчен Ленинград дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетына укырга керә (хәзерге Санкт-петербург дәүләт университеты). Университетта уку елларында да мәктәптә укытучы булып эшләвен дәвам итә.

Эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елда университетны тәмамлаганнан соң, киләсе елда Григорий Белов Херсонесс музееның фәнни хезмәткәре булып эшли (хәзерге Херсонес Таврический Музей-заповеднигы). Күп еллар дәвамында ул антик бүлек белән җитәкчелек итә һәм фәнни эш буенча музей директоры урынбасары булып эшли, ә 1931-1933 елларда музей директоры була. Шул ук елларда ул тарихи темаларга үз хезмәтләрен яза башлый.[2]

1927 елда Херсонеста археологлар конференциясе Яр буе сенатында борынгы шәһәр урынында казу эшләрен башкару турында карар кабул итә, яр буе табигый хәл йогынтысында тиз җимерелә башлаган була. Казыну эшләре Г. Д. Беловка тапшырыла. Эшләр 1931 елда башлана һәм анда Белов гомеренең ахырына кадәр эшли. 1935 елда херсонес базиликасы ачу авторы да була[3]

1938 елда Григорий Дмитриевич Дәүләт Эрмитажының антик донья бүлегенең Греция һәм Рим бүлекчәсенә мөдир булып эшкә күчә, аннары бүлекнең төп саклаучысы да була һәм 1951-1953 елларда - бөтен музейның төп саклаучысы була. Бөек Ватан сугышы елларында Эрмитаж милкен коткаруда, аларны эвакуация шартларында саклауда һәм сугыш төгәлләнгәннән соң Эрмитажны торгызуда катнаша. Бу чорда шулай ук Пергам аллары һәм танар терракота статуэткаларына багышланган кайбер фәнни хезмәтләр яза. [2], [4] [5].

Белов Григорий Дмитриевич 1979 елда вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Херсонес Таврия

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Пермский алтарь
    • krimoved-library.ru/books/issledovaniya-hersonesa-hersona-raskopki-gipotezi-problemi153.html Белов Григорий Дмитриевич
    • arheologija.ru/pamyati-grigoriya-dmitrievicha-belova/ Памяти Григория Дмитриевич Белова