Григорий Верещагин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Верещагин latin yazuında])
Григорий Верещагин

Тугач бирелгән исеме: Григорий Егорович Верещагин
Псевдонимнар: Удморт
Туу датасы: 22 сентябрь 1851(1851-09-22)
Туу урыны: РИ, Нократ губернасы, Глазов өязе, Полом волосте, Полом
Үлем датасы: 27 август 1930(1930-08-27) (78 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, Горький крае, Ижау
Ватандашлык: Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: рухани, педагог, язучы, этнограф
Иҗат итү еллары: 1870—1930
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь. очерк
Иҗат итү теле: удмурт, рус

Григорий Верещагин, Григо́рий Его́рович (Георгиевич) Вереща́гин (удм. Григорий Егорович Верещагин, 1851 елның 22 сентябре, РИ, Нократ губернасы, Глазов өязе, Полом волосте, Полом – 1930 елның 27 августы, СССР, РСФСР, Горький крае, Ижау) ― Россия һәм совет язучысы, мәгърифәтче-демократ һәм этнограф, туган якны өйрәнүче, православие дине рухание. Беренче удмурт язучысы.[1][2]

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фоторәсеме.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1851 елның 22 сентябрендә [1] Нократ губернасы Глазов өязе Полом волосте (Удмуртиянең хәзерге Кез районы) Полом (удм. Ойыл) авылында православие диненә күчкән вотяклардан крестьян Егор Иванович Верещагин һәм Евдокия (Иванова) гаиләсендә туган, игезәк туганы Михаил. Туган авылында укырга-язарга өйрәнгән. Балачактан халык иҗаты, әдәбият, рәсем, һөнәрчелек, җыр белән кызыксына, рус гармунында, гитарада һәм фисгармониядә оста уйный белә. [3]

1870 елда Сарапулда реальное училище тәмамлый, «башлангыч халык училищесы укытучысы» дәрәҗәсе ала.[1] Унсигез ел буе Сарапул өязенең Сосновка, Шаркан һәм Ляльшур авыллары земство мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1887 елда Григорий Верещагин Ляльшур авылында земство мәктәбе ача һәм анда беренче укытучы була. Ляльшурда Григорий Верещагинның ике улы — Николай һәм Иван туып-үскән.[3] Кече улы Иван Казан университетын, олы улы Николай Вятка руханилар академиясен тәмамлаган.

1895 елда рухани дәрәҗәсе кабул итә. 1895 елдан 1900 елга кадәр Алабуга шәһәрендә зират чиркәве диаконы була, 1900 елдан 1927 елга кадәр — шул ук өязнең (Удмуртиянең хәзерге Кече Пурга районы) Бураново(рус.) авылы Троицкий чиркәве приходында рухани булып хезмәт итә. Бер үк вакытта җирле ике класслы земство мәктәбендә укыта, буш вакытларында табиблык белән дә шөгыльләнә. Туган удмурт халкының тарихын һәм этнографиясен өйрәнә. Г. Верещагинның укучылары К. М. Баушев, И. Д. Дмитриев-Кельда һәм Я. Т. Чазов Совет хакимияте елларында фәннәр кандидаты булалар.

1917 елдан башлап, яңа хакимият тарафыннан эзәрлекләүгә дучар була. Бер тапкыр аны атарга дип чыгарып бастыргач, авылдашлары алып кала.

1927 елда рухани исеменнән мәхрүм ителә, Бурановодан китәргә мәҗбүр була. Соңгы өч елда Г. Верещагин хатыны Василиса Ивановна белән Ижауда яшәгән. 1930 елның 27 августында инсульттан вафат булган. [2]

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Верещагин ярты гасыр дәвамында Удмуртиянең удмурт һәм рус халыкларының тормышын һәм көнкүрешен өйрәнү белән шөгыльләнә, үз акчаларына экспедицияләр үткәрә. Экспедиция материаллары 1886 һәм 1889 елларда Санкт-Петербургта «Император Рус география җәмгыяте язмалары» сериясендә чыккан «Вотяки Сосновского края» (Сосновка крае вотяклары) һәм «Вотяки Сарапульского уезда Вятской губернии» (Нократ губернасы Сарапул өязе вотяклары) монографияләрендә кулланыла. Ике монография дә Император Рус география җәмгыятенең көмеш медале белән билгеләп үтелә, авторы 1888 елның декабрендә әлеге җәмгыятьнең әгъза-хезмәткәре итеп сайлана.[2] Глазов өязе буенча исәпкә алучы буларак, 1897 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә катнаша.

Г. Верещагин Нократ, Казан һәм Ижау шәһәрләрендә уздырылучы фәнни-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләре өчен, Сарапул һәм Ижауда туган якны өйрәнү музейлары өчен экспонатлар әзерләүдә актив ярдәм күрсәтә.

Г. Верещагин «Мултан вотяклары эше»(рус.) буенча суд процессында катнаша, судка ул Ляльшурдан яклау ягыннан этнограф-эксперт сыйфатында чакырылган була. Аның экспертизаларын 1895 елда судта журналист һәм 1896 елда адвокат буларак катнашкан рус гуманист-язучысы В. Г. Короленко югары бәяләгән.[1]

Барлык этнографик хезмәтләрен Г. Верещагин беллетристика формасында яза, әмма язучы буларак таланты рус һәм удмурт телләрендә иҗат иткән әдәби әсәрләрендә ачыла. Аның турында шагыйрь буларак беренче булып Маҗарстан Фәннәр академиясе академигы Бернат Мункачи (1860―1937) 1885 елда Шаркан авылында шәхси танышканнан соң яза. Әдәбиятчы буларак, Г. Верещагин исеме «Календарь и памятная книжка Вятской губернии на 1897 год» (1897 елга Нократ губернасының календаре һәм хәтер китабы), шулай ук язучы Кедра Митрейның (Дмитрий Иванович Корепанов, 1892―1949) 1929 елда Глазов өязе «Воль гурт» (Яңа авыл) газетасында басылган удмурт матур әдәбиятының килеп чыгышы турында мәкаләсендә дә искә алына. Г. Верещагинның шигъри әсәрләре Удморт, Г. В. һәм Г. В-н псевдонимнары астында 1924 елда «Руководство к изучению вотского языка» (Ижау, 1924) фәнни-методик эшендә һәм «Гудыри» газетасында чыккан язмалары буенча билгеле була.

Рус халкының «Чудесная рубашка» әкияте һәм А. С. Пушкинның «Сказка о рыбаке и рыбке» (Балыкчы һәм балык турында әкият) әкияте мотивлары буенча язылган «Батыр дӥсь» (Баһадир киеме) һәм «3арни чорыг» (Алтын балык) әкият-поэмалары «Молот» «журналында (1967) басылгач һәм Удмурт ФТИ әзерләп чыгарган «Об удмуртском фольклоре и литературе» (Ижау, 1973) мәкаләләр җыентыгы буенча укучыларын таба.

Малмыж өязенең Шаркан волосте Ляльшур(рус.) авылы материалында язылган һәм «1896 елга Нократ губернасының календаре һәм хәтер китабы»нда басылган «Общинное землевладение у вотяков Сарапульского уезда» (Сарапул өязе вотякларында җәмгыять җир биләмәсе) дигән зур күләмле этнографик очеркын Г. Верещагинның күренекле проза әсәре итеп карарга мөмкин.

Г. Верещагин 1918 елда Алабугада узган һәм Удмурт автономиясен булдыру мәсьәләсе каралган Беренче бөтенроссия удмуртлар съезды эшендә катнаша. 1921 елда Ижау шәһәрендә Удмуртия язучыларының беренче съездында удмурт халкының килеп чыгышы турында доклад белән чыгыш ясый. Удмурт-рус һәм рус-удмурт сүзлекләрен төзүдә уңышлы эшли, хезмәтләрен «Труды Научного общества по изучению Вотского края» (Вотяклар краен өйрәнү буенча фәнни җәмгыять хезмәтләре) җыентыгында һәм удмурт большевикларының «Гудыри» газетасында бастыра.

1920-еллар ахырыннан Григорий Верещагинның иҗаты сәяси сәбәпләр буенча (ул күп еллар чиркәүдә хезмәт иткән) озак вакытка тыелып килә. 1960-1970 елларда удмурт тикшерүчеләренә аның исемен укучылар өчен яңадан ачарга туры килә. Верещагинның күп кенә хезмәтләре удмуртларның халык авыз иҗатына, халык медицинасына, мифологиягә, археология һәйкәлләренә багышланган. Әлеге әсәрләр – удмурт халкының революциягә кадәрге тормышы энциклопедиясе. Бу әсәрләрнең күбесе Г. Е. Верещагинның 1970-1980 елларда Ижауда тугыз китапта чыккан алты томлы җыентыгына кергән.

Г. Верещагин СССР һәм чит ил галимнәре тарафыннан беренче зур удмурт язучысы, мәгърифәтчесе һәм галиме дип таныла.[1]

Г. Верещагин әсәрләре рус, татар, эстон һәм маҗар телләренә тәрҗемә ителгән.

Язучының нәселе Ижауда, туруны Сергей Георгиевич Беренгартен-Верещагин Алманиядә яши.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Собрание сочинений : в 6 томах / Г. Е. Верещагин ; под ред. В. М. Ванюшева ; Рос. акад. наук, Урал. отд-ние, Удмурт. ин-т истории, языка и лит. - Ижевск : Удмуртский институт истории, языка и литературы Уральского отделения Российской академии наук, 1995 - 2011. - (Серия "Памятники культуры")