Григорий Каминский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Каминский latin yazuında])
Григорий Каминский
Туган 1 ноябрь 1895(1895-11-01)
Днипро, Россия империясе
Үлгән 10 февраль 1938(1938-02-10)[1] (42 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны «Коммунарка» ату полигоны[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Минск ирләр гимназиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, табиб
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Григорий Каминский (20 октябрь [1 ноябрь1895, Екатеринослав, Екатеринослав губернасы, Рәсәй империясе[2]10 февраль 1938, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Тула шәһәр думасы гласные (1917), РК(б)Ф Тула губерна комитеты рәисе (1918-1920), Тула губерна шурасы башкарма комитеты рәисе (1918-1920), Азәрбайҗан коммунистик фиркасе ҮК җаваплы сәркәтибе (1920-1921), Бөтенрәсәй җир һәм урман эшчеләре берлеге ҮК рәисе (1922-1923), Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы коллективлары берлеге ҮК рәисе (1928-1929), Мәскәү өлкә шурасы башкарма комитеты рәисе (1932-1934), РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссары, ССРБ сәламәтлек саклау халык комиссары (1936-1937). БК(б)Ф ҮК әгъзалыгына нәмзәт (1925-1937), БҮБК әгъзасы (1934), 3-7 чакырылышлары ССРБ ҮБК әгъзасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]