Григорий Любимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Любимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Григорий Любимов
Туган 23 июнь 1932(1932-06-23) (90 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Григорий Любимов   (1932, Мәскәү) — совет һәм Русия галиме.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Любимов Григорий Александрович 1942 елның июлендә хәрби кадрлар гаиләсендә туган[1], атасы Бөек Ватан сугышында һәлак була.

1950 елда Мәскәүнең урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый.

1950 елда В. Ф. Болховитинов йогынтысында М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Л. И. Седовның һәм Г. Г. Черныйның укучысы.

1958-1960 елларда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты гидромеханика кафедрасының кече гыйльми хезмәткәре. Физика-математика фәннәре кандидаты (1958) Диссертациясенең темасы «Метод решения задач газодинамики и магнитогидродинамики о течениях с сильными ударными волнами».

1960 елның маеннан Мәскәү дәүләт университетының Механика институтында эшли (Гомуми гидромеханика лабораториясе мөдире (1960-2004), баш гыйльми хезмәткәр (2004 елдан). Физика-математика фәннәр докторы (1965), диссертациясенең темасы «Магнитогидродинамик течения с узким слоями резко изменения параметры потока и поля», профессор (1973). Ионлаштыручы басымлы дулкыннар теориясен төзүче (1959, А. Г. Куликовский белән).

Газ динамикасы, магнитлы гидродинамика һәм плазма динамикасы, биомеханика буенча 150-дән артык фәнни мәкалә бастырган. 14 фән кандидаты әзерли.

Русия Фәннәр академиясенең биомеханика буенча гыйльми советы рәисе, Русиянең теоретик һәм гамәли механика буенча милли комитеты рәисе урынбасары (2011 елга кадәр), «Известия РАН. Механика жидкости и газа» журналы редакциясенең җаваплы мөхәррире.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем (2000) — гыйльми эшчәнлектәге казанышлары өчен[2]
  • Русия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2003, автордашы белән) — «Нелинейные волны в сплошных средах, описываемые гиперболическими системами уравнений высокого порядка: разрывы и их структуры» эшчәнлеге өчен
  • СССР Фәннәр академиясенең С. А. Чаплыгин исемендәге премия лауреаты (1973) «Магнитогидродинамические течения в каналах» монографиясе өчен (автордашлыкта)
  • МДУ-ның атказанган гыйльми хезмәткәре (2003)

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Магнитная гидродинамика Учебник. 1-е издание (1962, с А. Г. Куликовским)
    • Магнитогидродинамические течения в каналах (1972, с А. Б. Ватажиным, С. А. Регирером)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]