Григорий Островский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Островский latin yazuında])
Григорий Островский
Туган 1 октябрь 1929(1929-10-01)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Үлгән 1 октябрь 2007(2007-10-01) (78 яшь)
Тел-Әвив, Исраил
Күмү урыны Яркон зираты[d]
Яшәгән урын Тел-Әвив
Львов
Ватандашлыгы  Украина
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре сәнгать тәнкыйтьчесе
Эш бирүче Львов сәнгать галереясе[d] һәм Иерусалимдагы Яһүд үниверситеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать фәннәре докторы[d] (1989)

Григорий Островский (1929 ел2007 ел) — ССCР һәм Израиль сәнгать белгече, сәнгать гыйлеме докторы (1989), профессор.

60 китап, монографияләр һәм меңнән артык мәкаләләр авторы. Халыкара сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, славян тикшеренүләренең (Мәскәү), Израиль, Америка ассоциациясе әгъзасы, Израиль Язучылары федерациясе әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Островский Григорий Семенович 1929 елның 1 октябрендә Ленинградта туган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда, атасы армиягә мобилизацияләнә, гаилә балалар белән Казанга эвакуацияләнә. Сугыш тәмамланганнан соң, Ленинград университетында (Санкт-Петербург дәүләт университеты, тарих факультетының сәнгатьләр тарихы бүлеге) сәнгать тарихын өйрәнә; Григорий Островскийның диплом эше темасы — «Немецкая графика в эпоху Великой крестьянской войне (XVI в.)». Укуын тәмамлаганнан соң, 1951 елда Львовта картиналар галереясында эшли. Г.Островский 1953 елда өйләнә һәм 1954 елда аның гаиләсендә улы Игорь туа.

1955 елда Г.С. Островский җитәкчелеге астында совет чорында беренче Львов картиналар галереясы каталогы әзерләнә һәм дөнья күрә. Ул галереяны яңадан кору буенча оештыручы була.

1968 елда Ленинградта кандидатлык диссертациясе яклый һәм өч ел дәвамында Карачай-Чиркәс педагогия институтының (хәзер Карачай-Чиркәс дәүләт университетында) сәнгать-графика факультетында доцент булып эшли. Украина ССР рәссамнар берлеге әгъзасы була. Аның «Народная художественная культура российского города XVIII — нач. XX в.» темасына докторлык диссертациясе[1] гади халык сәнгатенә багышланган, ул уңай фикерләр һәм рецензияләр ала. Әмма 1983 елда диссертацияне совет сәнгате өчен зыянлы дигән сәбәп белән СССР сәнгать академиясе вәкилләре тарафыннан аңа галим дәрәҗәсен бирү тыела. Тик 1989 елда яңа югары аттестация комиссиясе (ВАК) диссертацияне раслауга кабул итә.

1992 елда Григорий Островский хатыны белән Исраилгә чыга, Тель-Авивта яши, биш ел дәвамында (1993-1997) Иерусалим университетында укыта. Бер үк вакытта сәнгать мәсьәләләре буенча рус телле «Вести» гәзитенең күзәтчесе була[2]

Лидия Яковлевна 2005 елда вафат була. 2007 елның 1 октябрендә Григорий Семенович Тель-Авивта вафат була.

Рәссам Маргарита Сельская-Райх Григорий Островскийның портретын яза.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елдан алып Островскийның библиографик күрсәткечләре 1900 исәпләнә, алар арасында 20 тел тәрҗемәләре бар. Кайчакта Г. Семенов һәм Г. Шимон псевдонимы белән басылып чыккан.[2] Ул шулай ук «Истории украинского искусства» (Киев, 1967-1968) 5-6 том бүлекләренең авторы булып тора.

Монографияләр арасында: «Иван Труш» (Киев, 1955), «А. Манастырский» (Киев, 1958), «Антон Михайлович Кашшай» (Москва, 1962), «Художники советского Закарпатья» (1968), «Львов» (Ленинград, 1975), «Художественные музеи Львова» (Ленинград, 1978), «Захарий Зограф» (1987), «Роман Сельский» (1988), «Добрый лев Марии Примаченко» (1990), «Григорий Сорока» (1993), «Искусство примитивов» (Тель-Авив, 2003).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]